Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
15.07.2022, 10:23

Тывырдык казанлыларны мари хиты астында флешмобта берләштерде

«Черек күл» паркында узган бәйрәмдә катнашучылар халык традицияләре белән таныштылар, мастер-классларда катнаштылар.

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 15 нче июль, Юлия Летникова). Казанда «Тормыш агачы» проекты кысаларында мари мәдәнияте бәйрәме узды. Кичә «Черек күл» паркында шәһәр халкы мари халкының гореф-гадәтләре белән танышты, тывырдык биергә, тумырда һәм шувырда уйнарга һәм курчак-саклагычлар ясарга өйрәнде.

«Тормыш агачы» проекты кысаларында Идел буе халыкларының һәркайсына мәдәни кичә багышланачак, дип билгеләп үтте Казан Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гүзәл Сәгыйтова. «Чувашлар, марилар, удмуртлар һәм мордвалар үз телләрен, гореф-гадәтләрен саклап калу өчен көрәшәләр һәм мондый бәйрәмнәр уздыруга мохтаҗ. Без дөрес юлда һәм киләчәктә дә бу эшне дәвам итәрбез дип уйлыйм», – диде ул.

Бәйрәм 18:00 сәгатьтә башланса да, казанлылар тантаналы ачылышка кадәр үк җыела башлады – аларны энергияле музыка, костюмнар һәм декоратив-гамәли сәнгатьнең матур үрнәкләре җәлеп итте.

Кунакларны милли костюмнар белән мәйданчык каршы алды, анда тау, болын һәм көнчыгыш мариларының киемнәре тәкъдим ителде, алар төсләре белән аерыла, ләкин бер үк предметлардан тора: күлмәк, алъяпкыч, кафтан һәм баш киеме. Барлык костюмнарда да кызыл җеп белән парлы чигү һәм гадәти булмаган акчалар, сәйлән, кабырчыклыр белән бизәлгән «шиаршаж» дип аталган изүгә һәм билгә тагыла торган бизәк бар. Бизәнү әйберләренең билгеләнеше – явыз рухларны металл тавышы белән куркыту. Һәр теләгән кеше баш киемен киеп карый алды.

Халык костюмнары белән янәшә халык музыка кораллары – барабан (тумыр), сорнай (шувыр) һәм кызлар торбасы (пуча) белән өстәл урнашты. Музыкант Александр Славин инструментларның үзенчәлекләре турында сөйләде һәм барлык теләүчеләр өчен мастер-класслар үткәрде. Беренчесе мари сорнаенда уйнауга багышланган иде, аның үзенчәлеге шунда: ул иң беренче булдырылган вариантында сакланган. «Шувырда уйнау өчен, нык тырышырга һәм көчле үпкәләргә ия булырга кирәк, - дип сөйли А.Славин. - Сорнай мөгезле эре терлек куыгыннан, 6 тишекле металл патрубкадан һәм каен тузыннан ясалган мөгездән тора». Теоретик өлештән соң музыкант традицион мари көйләрен уйнады, аңа кушылып, бию коллективы халык биюен башкарды.

Музыкаль инструментлардан ерак түгел декоратив-гамәли сәнгать предметлары – тастымаллар, сөлгеләр, келәмнәр һәм саклагычлар куелган өстәлләр урнашты. Алар, костюмнар кебек үк, кызыл парлы чигеш белән бизәлгән. Нигездә, осталар тукымаларда мариларның кояш символын, геометрик фигуралар, хайваннар, кошлар һәм үсемлекләр чиккән. Монда казанлылар тәкъдим ителгән әйберләрне карап кына калмыйча, үзләренә сувенирлар – курчак-саклагычлар, чигүле яулык һәм мари символы белән әләм ясый алды.

Бәйрәмдә нәниләр өчен дә күңел ачу чаралары булды – алар мәкальләр өйрәнде, балык тоттылар һәм халык әкиятләрен укыдылар.

Мәкальләр белән мәйданчык балаларны гына түгел, өлкәннәрне дә җәлеп итте. Монда халык мәкальләренең рус һәм мари тәрҗемәләре белән плакатлар урнаштырылган, алар арасында: «Тормыш игелекле эшләр өчен бирелгән» – «Илыш поро пашалан пуалтын», «Дуслыкта – көч» – «Келшен илымаште – вий», «Кеше эше белән матур» – «Айдемым паша чапландара». Теләүчеләр мари алфавиты карточкаларыннан мәкальләр җыя алды, Казанда яшәүче Белла Ямбулатова ире белән бу эшне теләп башкарды. «Бәйрәмгә без очраклы рәвештә генә эләктек, паркка йөрергә килдек һәм мәйданчыклар янында тоткарландык. Чара кызыклы һәм мавыктыргыч. Ул безгә халык традицияләрен белергә ярдәм итәчәк», - диде Б.Ямбулатова.

Сәхнәдә мәйданчыклар эше белән параллель рәвештә иҗади коллективлар чыгыш ясады, алар халык биюләрен башкарды һәм музыка коралларында уйнады. Кичәдән алган тәэсирләре белән Казанлы Рәүф Нигъмәтуллин да уртаклашты, ул концертны карый иде. «Миңа мариларның энергияле биюләре һәм гомумән аларның мәдәнияте ошый. Шундый бәйрәм оештырылуына шатмын. Без бер гаилә кебек яшибез, шуңа күрә күрше халыкларның тарихын, традицияләрен һәм гореф-гадәтләрен белергә тиешбез», - дип билгеләде шәһәрле.

19:00 дә паркның амфитеатрында тывырдык биюе буенча мастер-класс башланды, анда казанлылар энергияле хәрәкәтләрне өйрәнделәр һәм Zakaria күп милләтле фолк-төркеме башкаруында мари хиты астында флешмобка берләштеләр. Шуннан соң паркта этнодискотека башланды – диджей Malsi music  мари бию көйләреннән торган үз сетын уйнады.

Бәйрәм «Казан мариларының милли-мәдәни автономиясе» җирле иҗтимагый оешмасы катнашында әзерләнгән, аның активына 40 лап кеше керә.

«Тормыш агачы» агарту проекты шәһәр халкын фин-угыр һәм төрки халыкларның мәдәнияте, аларның тарихы һәм туган телләре белән таныштырачак. Җәй дәвамында шәһәрдә удмурт, чуаш һәм мордва мәдәниятенә багышланган чаралар узачак. Бәйрәмнәр 28 нче июльгә, 11 нче һәм 25 нче августка планлаштырылган, дип хәбәр иттеләр Казан Башкарма комитетының Телләр культурасы өлкәсендә милли сәясәтне гамәлгә ашыру бүлегендә.

Проект Россия халыкларының мәдәни мирас елы кысаларында оештырыла. Аның төп максаты – Идел буе халыкларының туган телләрен, аларның традицион мәдәниятен саклап калу һәм популярлаштыру. Ул Казан Мэриясе һәм Халыклар ассамблеясе тарафыннан, татар телен һәм республикада яшәүче халыкларның туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре буенча ТР Президенты каршындагы комиссия ярдәмендә тормышка ашырыла.

Исегезгә төшерәбез, узган җәйдә Горький исемендәге паркта Идел буе халыклары әкиятләренә нигезләнгән «Агачлар ни турында җырлый» спектаклен тәкъдим иттеләр

Фоторепортаж
«Черек күл» паркында «Тормыш агачы» проекты старт алды
Видеорепортаж
14.07.2022 19:53
«Черек күл» паркында «Тормыш агачы» проекты старт алды
Барлык яңалыклар

Исегезгә төшерәбез, узган җәйдә Горький исемендәге паркта Идел буе халыклары әкиятләренә нигезләнгән «Агачлар ни турында җырлый» спектаклен тәкъдим иттеләр.