Чарага керү бушлай.
Фото: Денис Гордийко
Михаил Визель тәрҗемәсендә 60 тан артык китап, шул исәптән Джакомо Леопарди, Умберто Эко һәм Нил Гейман әсәрләре дөнья күргән. Ул шулай ук «Пушкин. Болдино. Карантин. Хроника самоизоляции 1830 года» китабын һәм «Рунет әтисе» Антон Носикның биографиясен язган.
Иҗади очрашу Горький ур., 25/28 адресы буенча узачак. Керү бушлай. Тулырак мәгълүматны +7(843)236-13-22 телефоны аша белергә була, дип хәбәр итә Татарстан Милли музееның матбугат хезмәте.
Чара быелның июнь аенда старт алган һәм илнең төрле почмакларында танылган әдәбиятчылар белән музей очрашулары уздырудан торган «Укучылар өчен музей» проекты кысаларында узачак. Идеяне федераль гуманитар практикалар үзәге һәм «Мир музея» журналы тормышка ашыра.
Проектның төп бурычы – кешеләрне уку, китап культурасы, интеллектуаль һәм иҗади аралашу белән кызыксындыру. Региональ музейлар мондый диалог өчен мәйданчыклар була ала. Фикер алышу өчен темалар арасында әдәби мода, китап яңалыклары һәм төрле авторларның иҗаты бар.