Балаларны йөзү буенча Россия чемпионы Софья Дьякова, коляскалардагы баскетбол буенча ил чемпионнары Эльвир Фәйзуллин һәм Виктор Кайнов котлады
Фото: «Игелекле Казан» автоном коммерцияле булмаган оешмасы
(Казан шәһәре KZN.RU, 8 нче декабрь). Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән һәм инвалидлыклары булган 40 тан артык бала «Үзеңне җиң» йөзү турнирында катнашты, ул «Триумф» спорт комплексында узды. Спорт бәйрәменә беренче тапкыр махсус кунаклар – йөзү буенча Россия чемпионы Софья Дьякова, 3*3 коляскалы баскетбол буенча ил чемпионнары Эльвир Фәйзуллин һәм Виктор Кайнов чакырылган иде.
Турнир «Акватика» су спорт төрләре буенча олимпия резервы республика спорт мәктәбеннән синхрончы кызларның матур чыгышы белән башланды. Аннары стартка сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән 40 тан артык спортчы чыкты, аларның барысы да финишка кадәр йөзеп килде.
Ярышларда катнашучылар мактау грамоталары, медальләр һәм бүләкләр алдылар.
«Үзеңне җиң» йөзү турниры ел саен ТР башкаласында «Игелекле Казан» һәм «Трамплин» хәйрия фонды эгидасы астында «Авиатор» физкультура-спорт оешмасы» олимпия резервы спорт мәктәбе тарафыннан үткәрелә.