50 дән артык катнашучы судагы бәйрәм партнерларыннан медальләр, дипломнар һәм призлар алды.
Фото: «Авиатор» физкультура-спорт берләшмәсе
(Казан шәһәре KZN.RU, 2 нче декабрь). Бүген Казанның «Триумф» спорт комплексында өченче мәртәбә инвалидлык, сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән һәм балачактан инвалидлар өчен «Үзеңне җиң» турниры узды. 50 дән артык катнашучы судагы бәйрәм партнерларыннан медальләр, дипломнар һәм призлар алды.
Күпчелек балалар өчен бассейнда стартлар беренчеләрдән булды, әмма балалар авырлыкларны җиңеп, финалга җиттеләр. Ярышлар яшь йөзүчеләргә ярышлар атмосферасын, көндәшлек һәм дуслык рухын тоярга мөмкинлек бирде. Оештыручылар фикеренчә, турнирда катнашу балаларны спорт белән шөгыльләнергә этәрәчәк.
Ярышлар интернат-мәктәп укучыларын, «Триумф» спорт комплексында тәрбияләнүчеләрне, хәйрия фондлары карамагындагыларны һәм 8 яшьтән алып 18 яшькә кадәрге башка спортчыларны берләштерде.
Турнирның мәртәбәле кунаклары арасында ТР Иҗтимагый палатасы рәисе Зилә Вәлиева, ТР Дәүләт Советы депутаты, 12 нче номерлы шәһәр клиник хастаханәсе генераль директоры Рамил Әхмәтов, Казан шәһәр Думасы депутаты Мәдинә Сабирҗан, Физик культура һәм спорт комитеты рәисе урынбасары Ришат Ибатуллин, «Трамплин» хәйрия фонды президенты Эльвира Галләмова бар иде.
«Авиатор» физкультура-спорт берләшмәсе генераль директоры Роман Ивачев сүзләренә караганда, инвалидлар өчен мондый чараларны үткәрергә кирәк. «Мин спорт үзәге булган Казанда тренировкаларны һәм мондый ярышларны бушлай үткәрергә мөмкинлек бирүче шартлар тудырылуына шатмын һәм горурланам. Без алга таба да бу юнәлештә һәр балага карата кайгыртучанлык һәм мәхәббәт күрсәтеп дәвам итәчәкбез», – диде ул.
Инвалидлар декадасына багышланган турнир «Трамплин» хәйрия фонды химаясе астында узды.