В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Бәйрәм программалары Касә янында, Урицкий, «Континент», «Наратлык» һәм башка паркларда узачак.
Фото: Денис Гордийко
11:00 сәгатьтә Урицкий паркында кар атыш буенча турнир башлана. Кышкы ярышта 5 кешедән торган командалар катнашачак. Җиңүчеләр Казанның парклар һәм скверлар дирекциясеннән кубоклар һәм бүләкләр алачак.
14:00 сәгатьтә Горки-Әмәт урманында карнавал өчен реквизитлар булдыру буенча мастер-класс узачак.
Спектакльләрне берьюлы берничә мәйданчыкта карарга мөмкин булачак. Әйтик, 15:00 сәгатьтә «Наратлык» паркында «Ел фасыллары» дигән балалар спектакле узачак. 16:00 сәгатьтә казанлыларны «Авангард» скверында «Могҗизалар чемоданы» спектаклендә көтәләр. Ә «Континент» паркында 16:00 сәгатьтә шәһәр халкы «Кыш Бабай кәефе» урам спектаклен карый алачак.
Шул ук вакытта, 16:00 сәгатьтә, Дәрвишләр бистәсендә Мир урамындагы скверда – Казан циркы артистлары чыгышы, ә ТР төзелеш тармагының 100 еллыгы скверында бәйрәм чарасы башланачак.
17:00 сәгатьтән башлап Яңа ел программасы «Казан» гаилә үзәге янындагы төп чыршы янында узачак.
Исегезгә төшерәбез, һава торышы җылыну сәбәпле, бүген «Черек күл» паркында һәм ТР төзелеш тармагының 100 еллыгы скверында шугалак ябылды.
Шәһәрнең 19 иҗтимагый киңлегендә бәйрәм программасы гыйнвар уртасына кадәр дәвам итәчәк. Барлыгы 100 дән артык бушлай кышкы чара оештырылачак. Булачак вакыйгалар, шугалак һәм чаңгы трассалары, шулай ук пиротехниканы куллану мәйданчыклары турында KZN.RU порталындагы махсус бүлектә белергә була.