В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Һәвәскәр командалар «Ракета» стадионында очрашачак.
Фото: «Ак Барс-Динамо» хоккей клубы матбугат хезмәте
(Казан шәһәре KZN.RU, 20-нче февраль). 21-нче февральдә Казанда һәвәскәр командалар арасында киез итекләрдән хоккей буенча турнир узачак. «Ракета» стадионында дүрт команда катнашачак: «Динамо йолдызлары», массакүләм мәгълүмат чаралары җыелма командасы, һәвәскәрләр һәм җанатарлар командалары.
Ярышлар 10.00 сәгатьтә башлана, бүләкләү тантанасы 11.20 сәгатькә планлаштырылган, дип хәбәр итә ТР Спорт министрлыгы матбугат хезмәте.
Турнирның махсус кунаклары «Ракета» хатын-кызлар командасы уенчылары булачак, алар 16-нчы февральдә Бөек кенәз Сергий Александрович истәлегенә киез итекләрендән рус хоккее турнирында җиңү яулады. Спортчылар рәттән 5 җиңү яулады һәм үз капкаларына бер генә туп та керттермәде.
Ярышлар Татарстан Республикасының «Динамо» физкультура-спорт берләшмәсе төзелүгә 95 ел тулуга багышланган.