Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
07.04.2022, 14:55

Россия төбәкләренең туристик потенциалын Казанда махсуслаштырылган күргәзмәдә тәкъдим итәчәкләр

8-9 нчы апрельдә «Казан ярминкәсе» күргәзмә үзәгендә 26 нчы Халыкара «Туризм. Спорт. Актив ял» күргәзмәсе оештырыла.

Фото: Марат Мөгыйнов

(Казан шәһәре KZN.RU, 7 нче апрель). «Казан ярминкәсе» күргәзмә үзәгендә Идел буенда туризм һәм спорт тармагының төп чараларыннан берсе – 26 нчы Халыкара «Туризм. Спорт. Актив ял» махсуслаштырылган күргәзмәсе булачак.

Әлеге мәйданчык ел саен Казанга туристик потенциалны һәм яңа юнәлешләр, маршрутларны тәкъдир итү өчен килә торган тармак вәкилләренең очрашу урыны булып тора. Узган елдагы кебек үк, күргәзмә эчке туризмны популярлаштыруга юнәлтеләчәк.

Анда Россиянең 9 шәһәреннән һәм төбәгеннән 31 компания катнашачак. Алтай крае, Ленинград өлкәсе һәм Ставрополь краеның коллектив стендлары төп экспозицияләр булачак. Күргәзмәдә Татарстанга аерым урын бирелгән. Анда республиканың мәдәни-тарихи истәлекле урыннары – 8 музей, архитектура һәйкәлләре, табигый-тарихи ландшафтны үз эченә алган Болгар музей-тыюлыгы турында мәгълүмат тәкъдим ителәчәк.

Шулай ук кунакчыллык һәм туризм өлкәсендә белгечләр катнашында эшлекле программа планлаштырылган. 8 нче апрельдә «Казан ярминкәсе» күргәзмә үзәгенең төп павильонында «Кунакчыллык өлкәсен үстерүдә заманча трендлар. Сервиста лидерлык технологияләре» (докладчы – «Иске мәйдан» консалтинг төркеме җитәкчесе Светлана Колосова) һәм «Шәхси брендны һәм компаниянең брендын алга этәрү өчен файдалы булган социаль челтәрләр» (докладчы – SMM-белгеч һәм инстаблогер Ләйлә Лерон) семинарлары узачак.

Алтай туристик регионын тәкъдир итү эшлекле программаның төп чарасы булачак. Аны мини-спектакль һәм бренд продуктларының – бал һәм сыр, эрбет чикләвеге һәм прәннекләрнең дегустациясе бизәячәк.

«Туризм. Спорт. Актив ял» эшлекле һәм мәдәни программаның барлык чараларында катнашу – бушлай. Килүчеләр өчен теркәлү кирәк. Күргәзмә 8 нче апрельдә 10:00 дән 18:00 гә кадәр һәм 9 нчы апрельдә 10:00 дән 16:00 гә кадәр эшләячәк, дип хәбәр итәләр оештыручылар.

Барлык яңалыклар