Татарстан башкаласы делегациясе Шанхай, Ханчжоу һәм Иу шәһәрләренә эшлекле сәфәр белән барды.
(Казан шәһәре KZN.RU, 18-нче сентябрь, Регина Нурулина) Кытай халык республикасының Казандагы Генераль консуллыгы чакыруы буенча Татарстан башкаласы делегациясе Шанхай шәһәренә килде. Делегация составына Туризм үсешенә булышлык итү комитеты директоры Дарья Санникова, В.И.Ленин музей-йорты мөдире Татьяна Басова, “Visit KAZAN” туроператоры халыкара компаниясе директоры профессор Максим Андреев һ.б керде.
Сәфәр үз эченә Казанның туристик потенциалын тәкъдим итүне, Тышкы эшләр канцеляриясе җитәкчеләре һәм Шанхай, Ханчжоу һәм Иу шәһәрләренең туризм өлкәсе вәкилләре белән очрашуларны ала. Беренче көнне делегация әгъзалары Шанхайның танылган истәлекле урыннарында туристлар агымы белән эшләү тәҗрибәсе белән таныштылар.
Сәфәр вакытында туризм өлкәсендә хезмәттәшлек итүне киңәйтү һәм Казан белән Ханчжоу арасында тәҗрибә алмашу мәсьәләләренә аерым игътибар бирәчәкләр. 16 октябрьдә Чжэцзян провинциясенең әлеге шәһәре белән тугандаш мөнәсәбәтләр урнаштырганга 15 ел була. Сүз уңаеннан, Ханчжоу – Кытайның Казан белән тугандаш беренче шәһәре. 2018 елның октябрендә Казанга Ханчжоуның вице-мэры Чэнь Синьхуаның килүе планлаштырылган. Аның кысаларында Татарстан башкаласы Ханчжоуның “Hangzhou Gourmet” гастрономик фестивален кабул итәчәк. Ханчжоу белән беррәттән Шэнчжэнь, Гуанчжоу һәм Чэнду шәһәрләре белән тугандаш мөнәсәбәтләр булдыру хакында килешү төзелгән.
Россия Туроператорлары ассоциациясе мәгълүматлары буенча, 2017 елда Россиягә Кытай халык республикасыннан 1,8 млн кеше килгән, аларның 1,1 миллионы сәфәрләре максатын “туризм” дип күрсәткән. Ростуризм фаразлары буенча, киләсе елга Кытайдан 10% артык турист киләчәк.