Тиздән ул яңа боҗра маршрутының трамвай вагоннарында барлыкка киләчәк.
Фото: Марат Мугинов
(Казан шәһәре KZN.RU, 28-нче сентябрь, Алена Мирошниченко). Казанның туристлык айдентикасы 26 пассажир автобусына төшерелде. Туризм үсеше комитеты директоры Дарья Санникова сүзләренчә, якындагы планда – яңа боҗра маршруты трамвай вагоннарын бизәү. Ул бу хакта Казан башкарма комитетында эшлекле дүшәмбедә сөйләде.
«Айдентиканы нәшрият йорты, шәһәрнең берничә сувенир кибете һәм электр самокатлары арендасы белән шөгыльләнүче ике эре оешма белән куллану турында килешүләр төзелде. Инде хәзер үк без Казан кунакларыннан һәм халкыннан уңай бәяләмәләр алабыз», – диде спикер.
Дарья Санникова шулай ук Татарстан башкаласында шәһәрне Мәскәү хөкүмәте инициативасы белән эшләнгән RussPass санлы туристик платформасына тоташтыру буенча эш алып барылуын әйтте. «Бу туристлар өчен уңайлы онлайн-сервис агрегаты. Хәзерге вакытта тест режимында аңа Мәскәү, Санкт-Петербург, шулай ук Россиянең 19 төбәге, шул исәптән Татарстан да кушылды. Онлайн-платформаларны һәм ресурсларны актив куллану, бер яктан, тармакны сыйфатлы яңа дәрәҗәгә күтәрергә мөмкинлек бирәчәк, ә икенче яктан, аны мөстәкыйль, автоном, базарның яңа шартларына тизрәк җайлашырга сәләтле итәчәк», – диде спикер.