Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
27.02.2019, 16:37

Төркиянең Конья шәһәре шәһәр юбилеен бәйрәм итүдә Казан тәҗрибәсен үзләштерә

Людмила Андреева Конья делегациясенә Татарстан башкаласының меңьеллыгына әзерлеге турында сөйләде.

(Казан шәһәре KZN.RU, 27-нче февраль, Ксения Швецова). Казанга Төркиянең Конья шәһәреннән делегация килде. Төркия шәһәре мэриясе вәкилләре Татарстан башкаласының 2005 елда меңьеллыгына ничек әзерләнүен белергә килделәр. Юбилей датасына әзерлек үзенчәлекләре турында кунакларга Казан муниципаль берәмлеге башлыгы урынбасары Людмила Андреева сөйләде. Очрашу Казан Ратушасында узды.

Киләсе елда төрек шәһәре үзенең юбилеен билгеләп үтәчәк – ул 10 мең ел элек оешкан. Бәйрәм чарасын тиешле дәрәҗәдә үткәрү, шулай ук аны шәһәрнең танылуын арттыру өчен куллану өчен Төркия делегациясе Казанга килде. Биредә кунаклар Татарстан башкаласы тәҗрибәсен өйрәнергә һәм Татарстан башкаласының миллениумын бәйрәм итү алдыннан башкарылган эшнең нечкәлекләре белән танышырга планлаштыралар.

2005 елда Казан өчен меңьеллык юбилеен билгеләп үтү шәһәр үсешенә көчле этәргеч булды, дип билгеләп үтте Людмила Андреева. Казан муниципаль берәмлеге башлыгы урынбасары сүзләренә караганда, Казанга нигез салу датасын рәсми рәвештә кабул итү өчен бик күп чит ил галимнәре җәлеп ителгән. Казанның меңьеллыгы турындагы указга РФ Президенты Владимир Путин кул куйды.

Л.Андреева шулай ук соңрак Казанның тарихи үзәген торгызу буенча федераль программа кабул ителүен дә өстәде. Ул тузган һәм авария хәлендәге торакны бетерү, шәһәр үзәгендә тарихи һәйкәлләрне торгызу һәм реставрацияләү буенча зур эш башкарырга мөмкинлек бирде.

Моннан тыш, Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев каршында шәһәрдә Казанның тарихи үзәген торгызу программасы һәм тузган торакны бетерү программасы тормышка ашырылды.

"Без үз алдыбызга ике төп бурыч куйдык: шәһәрнең социаль-икътисади үсеше һәм Казанның халыкара аренада танылуы", - дип өстәде ул һәм әлеге максатларга ирешү өчен Казанның күп кенә халыкара оешмаларга керүен билгеләп үтте.

"Без кергән беренче оешма - Ислам башкалалары һәм шәһәрләре оешмасы, - дип сөйләде Берләшкән шәһәрләр һәм җирле хакимиятнең Евразия бүлеге штаб-квартирасының генераль секретаре Расих Сәгыйтов. - Аннары Казанны ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы исемлегенә кертү, Бөтендөнья мирасы шәһәрләре оешмасына керү буенча эш башланды".

"Бөек Идел юлы" проекты Казанны үстерү һәм аның дөньяда танылу дәрәҗәсен күтәрү өчен иң зур һәм мөһим проектларның берсе булды, ул биш ел дәвамында ЮНЕСКО химаясе астында тормышка ашырылды", - дип билгеләп үтте Л.Андреева. "Без, Казанны читтәгеләр күрсен өчен, барлык чаралардан файдаланырга тырыштык. Без күп кенә видеопрезентацияләр әзерләгән идек", - дип өстәде ул, шуннан соң кунакларга презентация видеороликларының берсен күрсәттеләр.

Туризм үсеше буенча комитет директоры Дарья Санникова Татарстан башкаласының Төркия делегациясе вәкилләренә туризмны үстерү өлкәсендәге казанышлары турында сөйләде. Ул Казанның елга 3 миллионнан артык турист кабул итүче шәһәрләр бишлегенә беренче тапкыр керүен билгеләп үтте. Узган ел ТР башкаласында 3 млн 200 мең кунак булган. "Безнең шәһәр уникаль географик хәлгә ия, монда дөньяның теләсә кайсы почмагыннан җиңел генә килеп җитәргә мөмкин. Хәзер Казан 230 урнашу чарасы белән тәкъдим ителгән, транспорт инфраструктурасы киң, - диде Д.Санникова. - Казанда кызыклы туристик маршрутлар булдырылган, халыкара фестивальләр, төрле мәдәни вакыйгалар уздырыла". Ул шулай ук бүгенге көндә Казан аэропорты Россиядә һәм Европада иң яхшыларның берсе дип танылды, дип өстәде. Әйтик, узган ел Татарстан башкаласы футбол буенча дөнья чемпионатының 6 матчын кабул иткән. Шәһәрнең уникаль үзенчәлеге – төрле дини конфессияләр гыйбадәтханәләренең тыныч яшәве, дип өстәде Д.Санникова.

Бу үзенчәлек күп еллар элек христиан шәһәре булган Коньяга да хас, дип җавап бирде Төркия шәһәренең Тышкы элемтәләр һәм туризм департаменты директоры Сәлим Юджел Гүл. "Бездә дә христиан һәм мөселман храмнары күп, һәм без дә төрле дин кешеләренең Казандагы кебек үзара тыныч яшәүләре белән горурланабыз", - диде ул.

Казанның туризмны үстерү буенча тәҗрибәсе Конья өчен уникаль, дип өстәде Селим Юджел Гүл һәм алар шәһәрендә туризм өлкәсен актив үстерү планлаштырыла, һәм күп гасырлык юбилеен бәйрәм итү монда аеруча зур роль уйнарга мөмкин, дип аңлатты.

Сүз уңаеннан, Казанга сәфәре кысаларында Төркия делегациясе өчен Казан Ратушасында экскурсия уздырдылар. "Безнең дә шәһәр үзәгендә шундый тарихи бина бар, һәм хәзер без аны ничек кулланачагыбыз турында беләбез", - диде Серим Юджел Гүл.

Очрашу ахырында мэрия вәкилләре Л.Андреевага Казан турында җентекләп сөйләгәне өчен рәхмәт белдерделәр һәм Казан делегациясен киләсе елда Коньяның юбилеен бәйрәм итүгә чакырдылар.

Фоторепортаж
Төркиянең Конья шәһәре делегациясе белән очрашу, 27.02.2019
Барлык яңалыклар