Композициянең биеклеге 4 метр тәшкил итә.
(Казан шәһәре KZN.RU, 14-нче июнь). Меңьеллык мәйданында йөрәк формасындагы өч күләмле фигура урнаштыралар. Композициянең биеклеге 4 метр тәшкил итә.
Йөрәкләрнең каркаслары грунт белән ныгытылган, хәзер аларга берьеллык үсемлекләр утыртылачак. Кичке вакытта арт-объектлар яктыртыла. Яктыртуны 20-нче июньгә кадәр төгәлләү планлаштырыла.
Тышкы төзекләндерү комитетында хәбәр итүләренчә, композиция Казанның дустанә һәм кунакчыллыгын гәүдәләндерә. Фигураларны 15-нче июньдә тулысынча әзерләп бетерәчәкләр.
Исегезгә төшерәбез, моңа кадәр Казан Кремле диварлары янында зур шарлар рәвешендә чәчәк композициясе урнаштырылган иде.