Тавыш бирү стационар участок сайлау комиссияләрендә генә түгел, ә ковидлы госпитальләренең кызыл зонасында да оештырылды, дип сөйләде Андрей Кондратьев.
Фото: Марат Мугинов
(Казан шәһәре KZN.RU, 21-нче сентябрь, Камилә Гобәйдуллина). 2021 елгы сайлау кампаниясе Татарстанда кануннар таләпләре нигезендә, җитди кисәтүләр, вакыйгалар һәм хокук бозуларсыз узды. Республикада 2 мең 810 участок һәм Испания, Венгрия һәм Финляндия кебек тагын 13 илдә оештырылган иде. Бүген Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев сайлауларның башлангыч нәтиҗәләре турында сөйләде. Матбугат конференциясе республика Министрлар Кабинетында узды.
Әйтик, А.Кондартьев искәрткәнчә, сигезенче чакырылыш РФ Дәүләт Думасына сайлаулар өч көн, 17-нче, 18-нче һәм 19-нчы сентябрьдә дәвам итте. Татарстанда параллель рәвештә алтынчы чакырылыш ТР Дәүләт Советына ике округ – Азино һәм Студентлар округларына өстәмә сайлаулар узды. Моннан тыш, 17-19-нчы сентябрьдә республикада җирле үзидарә органнары депутатларын өстәмә сайлаулар оештырылды. Аның сүзләренчә, эпидемиологиягә каршы чаралар аерым җаваплылык салган, шуның аркасында сайлау комиссиясе әгъзаларына йөкләнеш арткан.
«Без өч көннең дөрес икәнен күрәбез. Участокларда халык төркемнәре, пик йөкләнешләр булмады. Барысы да тигез һәм тыныч үтте. Бу очракта мондый карар нигезле булды дип саныйбыз. Киләсе юлы шулай ук фикер алышуга өч көнлек сайлаулар турында мәсьәлә күтәрәчәкбез. Карар, әлбәттә, илдәге һәм республикадагы эпидимиологик вәзгыятьтән чыгып кабул ителәчәк», – дип сөйләде спикер.
Ул билгеләп үткәнчә, Татарстанда участок сайлау комиссияләре эшендә 22 мең 155 кеше катнашты. Тавыш бирү барышын 16 мең күзәтүче һәм комиссияләрнең киңәш бирү тавышы хокукына ия әгъзалары күзәтте. 9 мең 34 күзәтүче сәяси партияләрнең төбәк бүлекчәләре, депутатлыкка кандидатлар, ТР Иҗтимагый палатасы тарафыннан тәкъдим ителде. Алар арасында блогерлар да бар иде. «Бу сайлаулар тарихка сайлау процедураларының моңарчы күрелмәгән җәмәгать контроле чаралары белән керәчәк. Бүген төнлә видеосистемаларны сүндерү булды, барлык участоклар да алар белән тәэмин ителде. Моннан тыш, җәмәгать күзәтүе үзәге ачылды. Без урын җитмәс дип бик борчылдык, тик алар һәрвакыт булды, төнлә беркем дә юк иде диярлек. Безгә бу процедураларның кирәклеге турында фикер алышырга һәм стандартларны эшләп бетерергә кирәк», – диде ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе.
Хокук саклау органнарының оператив штабы мәгълүматлары буенча, тавыш бирү көннәрендә җитди хәлләр теркәлмәгән. Бу чорда Үзәк сайлау комитетының кайнар линиясенә 368 шалтырату, 52 мөрәҗәгать кергән, шул исәптән 8 мөрәҗәгать РФ Үзәк сайлау комиссиясеннән. «Шикаятьләрнең тематикасы нигездә тавыш бирү формалары һәм процессны оештыру буенча. Барлык мөрәҗәгатьләр дә оператив эшкәртелде, аларга хокукый бәя бирелде, ә мөрәҗәгать итүчеләргә – тиешле җаваплар. Бүген без барлык участок сайлау комиссияләрендә булган хәлләрне тикшерү буенча барлык очрашуларны да тәмамлыйбыз. Җаваплар һәм юридик бәяләмәләр бирергә планлаштырабыз», – дип уртаклашты А.Кондратьев.
Участокларда эшне Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы вәкилләре дә тәэмин итте. Кызыл зонада COVID-19-дан дәвалануда булган кешеләр дә үз тавышларын биргәннәр. «Бу безнең өчен бик җитди сынау һәм мәсьәлә булды. Без 10-15 кешегә өметләндек, ә нәтиҗәдә коронавирустан дәваланучы 298 сайлаучы тавыш бирде. Пациентларны дәвалау буенча авыр эштән тыш, тиешле рәвештә тавыш бирүне тәэмин итә алган табибларга түбәнчелек белән баш иябез», – дип өстәде спикер. Шулай ук республиканың сайлау участокларында коронавирус һәм гриппка каршы вакцинация буенча 848 пункт җәелдерелде. Мондый мөмкинлектән 24 мең тирәсе сайлаучы файдаланды.
«Бездә шулай ук участокка кергәндә ике температуралы кеше ачыкланды. Алар өчен әзерләнгән аерым махсуслаштырылган биналарда тавыш бирүне тәэмин иттеләр. Бу кешеләр участокта сайлаучыларның төп агымыннан изоляцияләнде», - дип билгеләп үтте А.Кондратьев.
Тавыш бирүне тәэмин итү өчен, республикада техник җиһазлар, тавыш бирү өчен 700 кабина, тавыш бирү өчен 300-дән артык стационар һәм күчерелмә тартмалар, 33 меңнән артык сейф-пакет урнаштырылган, видеокүзәтү һәм фиксацияләү камералары, участокларда өстәмә сейфлар һәм шкафлар җиһазландырылган. Моннан тыш, сайлау өчен махсус рәвештә 3 млн медицина битлеге, 3 млн перчатка, 215 мең 500 медицина халаты, 21 мең 548 саклау калканы, 2 млн нан артык шариклы каләм, антисептик чаралар сатып алынган.
Республика Үзәк сайлау комиссиясенең якынча мәгълүматлары буенча, «Бердәм Россия» партиясе 79,01% тавыш җыя, КПРФ – 9,64%, ЛДПР – 2,82%, «Гадел Россия – Патриоты – Хакыйкать өчен» – 2,69%.
Якын арада ике округ, Азино һәм Студентлар округлары буенча алтынчы чакырылыш ТР Дәүләт Советына өстәмә сайлауларга нәтиҗә ясарга планлаштыралар. Комиссия утырышы бүген үк узачак. Беренчел мәгълүматлар буенча, Азия округы буенча сайлауларда иң күп тавыш җыйган Эмиль Хөснетдинов (55,01%), Студентлар буенча – Ренат Сибгатуллин (63,6%).
«Гомумән алганда, муниципаль берәмлекләрнең вәкиллекле органнары депутатларын сайлаулар уңышлы узды. Муниципаль кампания – бик мөһим һәм бик зур: 226 мандат, 729 кандидат», – дип йомгаклады А.Кондратьев.
Элегрәк хәбәр ителгәнчә, Казан шәһәре Думасына 4-нче номерлы Академик бермандатлы сайлау округы буенча 70% тавыш җыйган Айдар Габделхаков һәм 20-нче номерлы Липатов сайлау округы буенча 52% тавыш җыйган Дарья Санникова узды.