В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Ведомство башлыгы Элла Памфилова сайлаучыларга мәгълүмат бирүнең икенче этабы башлануы турында җиткерде
Фото: РФ Үзәк сайлау комиссиясе
«Бүген инде мәгълүмат бирүнең икенче этабы башлана. Һәм ул яңа тышкы реклама дулкыны белән башланачак... Беренче эш итеп булачак президент сайлаулары шигарен тәкъдим итәргә телим: «Бергә көчлебез – Россия өчен тавыш бирәбез», – дип хәбәр итте Үзәк сайлау комиссиясе башлыгы.
Ул сайлаучыларга кампаниягә җитди карарга һәм сайлауларда катнашырга кирәклеген җиткерде.
«Әлеге кампанияне ничек үткәрүебезгә бәйле рәвештә нинди нәтиҗәләр булырга мөмкинлеген аңлаучы халык булганга, «бергә көчлебез» без», – дип билгеләп үтте Элла Памфилова.
РФ Президентын сайлаулар 2024 елның 15 нче,16 нчы һәм 17 нче мартында узачак.