Владимир Путин өчен 76,2 миллионнан артык россияле тавыш биргән
Фото: Марат Мөгыйнов
Гамәлдәге дәүләт башлыгы Владимир Путин 87,28% тавыш җыйган – 76,2 миллионнан артык россияле аның кандидатурасын хуплаган.
КПРФ кандидаты Николай Харитонов – 4,31%, «Новые люди» партиясе вәкиле Вячеслав Даванков – 3,85%, ЛДПРдан Леонид Слуцкий 3,2% тавыш җыйган.
Сайлауларда катнашу 77,49% ны тәшкил иткән, бу – хәзерге Россия тарихында рекордлы күрсәткеч.