В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Бөтенроссия халык санын алуның заманча һәм дустанә образы һөнәри берләшмәнең уңай реакциясен һәм кызыксынуын уятты.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 16-нчы июнь). Бөтенроссия халык санын алуның санлы ребрендингы (ВПН-2020) бизнес-коммуникацияләр өлкәсендә иң дәрәҗәле премияләрнең берсе – Gold Quill Awards да ике номинациядә җиңү яулады.
Проект Gold Quill Merit Awards 2021 номинациясендә җиңүче дип танылды: Marketing, advertising and brand comunications (Маркетинг, реклама һәм бренд-коммуникация), шулай ук Special and experiential events (Махсус һәм эксперименталь вакыйгалар), дип хәбәр итә Бөтенроссия халык санын алу медиаофисы.
Росстатта билгеләп үтелгәнчә, «Бөтенроссия халык санын алуның заманча һәм дустанә образы-2021» һөнәри берләшмәнең кызыксынуын һәм уңай реакциясен уятты. Проект медиа өлкәсендә 300-дән артык уңай фикерләр алды. Яңа фирма стиле һәм айдентика цифрлы язышу форматын һәм бурычларын чагылдыра.
Исегезгә төшерәбез, Россиядә халык санын алуны уздыру сроклары катлаулы эпидемиологик вәзгыять аркасында күчерелде. Яңа срок агымдагы елның октябрь аена туры килә.
Булачак халык санын алуның иң төп яңалыгы – РФ Дәүләт хезмәтләре порталында стандарт яки расланган хисап язмасы булганда, Россия халкы тарафыннан электрон исәпкә алу кәгазен мөстәкыйль рәвештә тутыру мөмкинлеге булган цифрлы формат. Исәпкә алучылар шулай ук халык санын алуны үткәрүгә җәлеп ителәчәк, әмма гадәти кәгазь бланклары урынына махсус программа белән тәэмин ителгән электрон планшетлар булачак. Яңа технологияләр куллану белешмәләр җыюны һәм эшкәртүне, беренче нәтиҗәләр алуны тизләтәчәк.
Алдагы сан алу Россия тарихында уникенче булачак.