В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Ел башыннан шәһәрдә 5,3 мең кеше эшкә урнаштырылган
Фото: Денис Гордийко
Бер ел эчендә эшсезләр саны ике тапкыр диярлек кимегән: 2023 елның октябрь башына исәптә 2261 кеше торган, бу эшче көч санының 0,35% ын тәшкил иткән. 2022 елда андыйлар 4020 кеше булган, бу 0,62% дигән сүз.
Шәһәр буенча эшсезлекнең уртача дәвамлылыгы 4,5 ай тәшкил итте, дип хәбәр итә Казанның халыкны эш белән тәэмин итү үзәге матбугат хезмәте.
1 нче октябрь мәгълүматлары буенча, шәһәрнең мәшгульлек үзәге базасында 18,1 мең вакансия исәпләнә. Иң кирәклеләре эшкәртү производствосы, сәнәгать комплексы, төзелеш, транспорт һәм фәнни-техник өлкәләр белгечләре булып тора. Иң күп вакансияләр сәнәгать предприятиеләрендә, транспорт һәм логистика өлкәсе, дәүләт идарәсе һәм хәрби иминлекне тәэмин итү, социаль тәэмин итү, мәгариф, сәүдә, IT-технологияләр, сәламәтлек саклау өлкәләрендә исәпләнә.