В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Мәктәп укучыларына һәм студентларга бер айлык эш өчен матди ярдәм күрсәтелә.
Фото: Денис Гордийко
Вакытлыча эшкә урнашу өчен дәүләт хезмәтләре порталында хисап язмасы булырга тиеш, ә аннан соң «Россиядә эш» цифрлы платформасында авторизацияләнергә кирәк, дип җиткерә Казан халкын эш белән тәэмин итү үзәге матбугат хезмәте.
Моңа кадәр KZN.RU порталы 3 нче апрельдән шәһәрнең мәшгульлек хезмәте үз эшен үзгәртеп корачагы турында язган иде. Хәзер белгечләр халыкны экстерриториаль хезмәт күрсәтү принцибы буенча – Казанда теркәлү урынына бәйсез рәвештә кабул итәчәк.