В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Шәһәр халкына район предприятиеләрендә эш урыннары тәкъдим итәчәкләр.
Фото: Марат Мугинов
(Казан шәһәре KZN.RU, 15-нче сентябрь). 23-нче сентябрьдә Казан шәһәре Совет районы халыкны эш белән тәэмин итү үзәге вакансияләр ярминкәсе үткәрә.
Килүчеләр район предприятиеләрендә буш эш урыннары һәм вакантлы вазыйфалар турында мәгълүмат ала, оешмаларның кадрлар хезмәте вәкилләре белән очраша, хезмәт һәм мәшгульлек турындагы законнар, дәүләт гарантияләре, мәшгульлек хезмәте күрсәтә торган хезмәтләр турында консультация ала, шулай ук өстәмә һөнәри белем бирү программалары турында белә алачак.
Ярминкә 10:00 сәгатьтән 12:00 сәгатькә кадәр Журналистлар урамы, 13 адресы буенча узачак. Өстәмә мәгълүматны +7(843)273-90-76 телефоны буенча алырга мөмкин, дип хәбәр ителә Казан халкын эш белән тәэмин итү үзәге сайтында.