Халыкка район предприятиеләрендә эш урыннары тәкъдим итәчәкләр.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 8-нче июнь). 9-нчы июнь көнне Казан шәһәренең Идел буе районы Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге вакансияләр ярминкәсе үткәрә.
Килүчеләр район предприятиеләрендә буш эш урыннары һәм вакантлы вазыйфалар турында мәгълүмат, оешмаларның кадрлар хезмәте вәкилләре белән очраша, хезмәт һәм мәшгульлек турындагы законнар, дәүләт гарантияләре, мәшгульлек хезмәте тарафыннан күрсәтелә торган хезмәтләр турында консультацияләр ала алачак.
Ярминкә 10:00 сәгатьтән 12:00 сәгатькә кадәр Бертуган Касыймовлар урамы, 22/7 адрес буенча узачак, дип хәбәр ителә Казанның Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге сайтында.