Киләсе атнада казанлыларга буш эш урыннары буенча ярминкәләрдә һәм эш бирүчеләр көннәрендә эшкә урнашырга ярдәм итәчәкләр. Белгечләр шәһәр районнары предприятиеләрендәге вакантлы вазыйфалар турында сөйләячәкләр һәм әңгәмәләр үткәрәчәкләр.
18 июньдә шәһәр халкын идарә тармагының Киров һәм Мәскәү районнары буенча филиалында вакансияләр ярминкәсендә көтәчәкләр. Чара Гагарин урамындагы 46 йорт адресы буенча узачак. Белешмәләр өчен телефон: +7 (843) 564-58-72.
Шул ук көнне вакансияләр ярминкәсен Совет районы филиалында оештыралар, ул Рихард Зорге урамындагы 102 йорт адресы буенча урнашкан. Өстәмә мәгълүмат өчен +7(843)205-54-53 телефоны буенча мөрәҗәгать итәргә була.
19 июньдә Вахитов һәм Идел буе районнары халкы өчен буш эш урыннары ярминкәсе узачак. Барлык теләүчеләрне Рихард Зорге урамыгдагы 102 йорт адресы буенча көтәчәкләр. Өстәмә мәгълүматны +7(843)205-54-53 телефоны аша ачыкларга була.
Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары казанлыларына эш урыннарын шулай ук 19 июньдә тәкъдим итәчәкләр. Вакансияләр ярминкәсен Гагарин урамындагы 46 бина адресы буенча үткәрәчәкләр. +7(843)598-10-81 телефоны аша киңәшләшергә була.
Барлык чаралар 10:00 нан 12:00 гә кадәр узачак, дип ачыклык керттеләр идарә тармагының матбугат хезмәтендә.