В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Хәзерге вакытта йортта 4 гаилә яши инде.
(Казан шәһәре KZN.RU, 12-нче май). «Умиление» гаиләне, аналарны һәм балаларны яклау үзәге Казанда авыр тормыш хәлендә калган хатын-кызлар өчен яңа приют ачты. Татарстан хәйриячеләренең иганәләре хисабына арендага алынган йорт Вознесение бистәсендә урнашкан.
Бүген 1000 кв.м мәйданлы төзелеп килүче йортның 600 кв.м мәйданы яшәү өчен яраклы. Өйдә 15-кә кадәр гаилә урнаша ала, хәзерге вакытта биредә 4 гаилә яши. Үзәкнең хезмәткәрләре белән бергә алар ишегалдында яшелчә һәм чәчәк түтәлләре утыртканнар. «Умиление» проекты җитәкчесе Элина Галиуллина билгеләп үткәнчә, әлегә иң кирәкле әйберләр - җиһазлар, урын-җир кирәк-яраклары, гигиена чаралары җитми.
Әйтергә кирәк, Вознесение бистәсендә шулай ук «Колыбель» социаль приюты да урнашкан, анда авырлы хатын-кызлар һәм авыр хәлдә калган балалы әниләр яши.
«Колыбель» үзәге үзенең тәрбияләнүчеләренә комплекслы ярдәм күрсәтә, шул исәптән дәүләттән социаль ярдәм һәм гражданнарга ярдәм чараларының президент пакетында каралган яңа пособиеләрне рәсмиләштерүдә дә. Үзәк шулай ук аз тәэмин ителгән гаиләләргә гуманитар ярдәм күрсәтә һәм «Ярдәм янәшә! Помощь рядом!» республика хәрәкәтендә актив катнаша, ул, аерым алганда, татарстанлыларга пандемия шартларында ярдәм итүгә юнәлдерелгән. «Умиление» үзәге хезмәткәрләренә азык-төлек җыелмаларын һәм беренче чиратта кирәк булган товарларны формалаштыруда төрле фондлар, хәйриячеләр һәм битараф булмаган гражданнар ярдәм итә, дип хәбәр итә «Татмедиа» агентлыгы.