Бинада 1,7 мең урынга исәпләнгән трибуналар белән универсаль зал җиһазландырылачак
Фото: Денис Гордийко
Теннис залында 29 махсус өстәл куелачак, ә бокс өчен тренировка залында алты ринг пәйда булачак.
Хәзер объектта төзелеш-монтаж эшләре алып барыла. Бригадалар җиһазлар урнаштыра. Тиздән янәшәдәге территорияне төзекләндерү планлаштырыла.
Капиталь ремонт «БРИКС уеннары. Спорт объектлары» программасы буенча гамәлгә ашырыла, дип хәбәр иттеләр Совет районы администрациясендә.
БРИКС уеннары Татарстан башкаласында 10-26 нчы июньдә шәһәрнең 17 спорт объектында узачак. 4,7 мең спортчы һәм делегация әгъзалары килер дип көтелә. Ярышлар 29 спорт төрен (шуларның 20 се – Олимпия төрләре) үз эченә алачак.