Җыештыру өмәсеннән соң барлык катнашучыларны кайнар чәй белән сыйлаячаклар.
(Казан шәһәре KZN.RU, 17-нче апрель). 20-нче һәм 27-нче апрель көннәрендә казанлылар «Хезмәт десанты» гомумшәһәр шимбә өмәсенә кушыла алачак. Язгы җыештыру шәһәрнең унбиш иҗтимагый киңлегендә оештырыла.
Генераль җыештыруда катнашучылар парк территорияләрен чүп-чардан чистартачак, һәйкәлләр, балалар һәм спорт мәйданчыклары, кече архитектура формаларын юачак, коймаларны һәм эскәмияләрне буйыйачак, агачлар һәм куаклар утыртуда катнашачак. Быел язгы өмәләр Татарстанда эшче һөнәрләр елына багышлана, шуңа бәйле рәвештә үз эшләренең осталары шәһәр халкына парк объектларын ничек дөрес карап тотарга, аларны төзекләндерергә кирәклеген күрсәтәчәкләр.
20-нче апрельдә өмәләр Горки-Әмәт урманында, Җиңү паркында, Урицкий паркында, К.Тинчурин исемендәге паркта, «Калейдоскоп», «Черек күл», «Комсомолец» паркларында һәм «Ак чәчәкләр» бульварында узачак.
27-нче апрель көнне шәһәр халкы Горький исемендәге ял паркын, Лядской бакчасын, «Крылья Советов», «Сосновая Роща», «Континент» паркларын, Фучик урамы бульварын, Кабан күле яр буен чистартачаклар.
Паркларда җыештыру чүпләрне аерым төрләргә бүлеп җыю белән оештырыла - шәһәрлеләр пластик, пыяла һәм башка калдыкларны сортларга аерачак. Моннан тыш, бер көнгә төрле паркларда икенчел чимал кабул итүнең махсус пунктлары ачылачак: 20-нче апрельдә Урицкий исемендәге паркка батарейка һәм лампочкаларны алып килергә мөмкин булачак, шул ук көнне икенчел эшкәртү өчен чимал Горки-Әмәт урманында кабул ителәчәк, 27-нче апрельдә «Крылья Советов» паркында иске көнкүреш техникасын җыялар, ә ул Горький ял паркында кирәк булмаган киемнәрне тапшырырга мөмкин булачак, дип хәбәр итә ТР Парклар һәм скверлар дирекциясенең матбугат хезмәте.
Өмәләр 10.00 сәгатьтә башлана. Барлык кирәкле әйберләр - махсус алъяпкычлар, перчаткалар, тырмалар һәм башка инвентарь - урында биреләчәк. Җыештыру өмәсеннән соң барлык катнашучыларны кайнар чәй белән сыйлаячаклар. Барлык сораулар буенча +7 (843) 239-44-33 телефоны аша Парклар һәм скверлар дирекциясенә мөрәҗәгать итәргә мөмкин.