В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Тыңлаучылар үз-үзеңне бәяләүнең ничек формалашуын һәм үз-үзеңә зыян китерүче тәртипнең ни икәнен беләчәк
28 сентябрьдә республика клиник наркология диспансерында яшүсмерләрнең ата-аналары өчен психолог белән ачык очрашу узачак. Психология лабораториясе мөдире, клиник психолог Лилия Зайцева пубертат яшендәге авырлыклар турында сөйләячәк.
Очрашуда тыңлаучылар үз-үзеңне бәяләүнең ничек формалашуын, буллинг, үз-үзеңне зарарлаучы тәртип һәм башка күп нәрсәләрнең нәрсә икәнен беләчәкләр. Соңыннан ата-аналар үзләрен кызыксындырган сорауларны бирә алачак.
Башлану вакыты – 10: 00, адрес: Сеченов ур., 6, Д корпусы (3 кат, чарлак). Керү – теркәлү буенча, дип хәбәр итә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының Казан буенча Сәламәтлек саклау идарәсе.