В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
«Первая» спорт мәктәбендә шөгыльләнүче егет күп төр ярышларда, ирекле күнегүләрдә һәм параллель борысларда иң яхшы спортчы дип танылды
«Сириус-Арена»да спорт гимнастикасы буенча узган төп илкүләм ярышларда «Первая» спорт мәктәбе укучысы Даниел Маринов үз чыгышларын югары күрсәткечләр белән тәмамлады. Казан егете күп төр ярышларда, ирекле күнегүләрдә һәм параллель борысларда өч алтын медальгә ия булды.
«Первая» спорт мәктәбендә тәрбияләнүче егет, нәтиҗәдә, өч алтын һәм өч бронза медаль яулады, дип хәбәр итә Физик тәрбия һәм спорт комитеты.
Алдарак Даниел Мариновның спорт гимнастикасы буенча күп төр ярышларда Россия чемпионы булуы хакында хәбәр ителгән иде. Ярышлар 30 сентябрьдән 4 октябрьгә кадәр «Сириус-Арена»да үтте. Турнирда илебезнең төрле төбәкләреннән килгән иң көчле 100 дән артык спортчы 14 комплект медаль өчен көч сынашты.