Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
01.12.2023, 13:09

«Киләчәк уеннары» трофеен космоска җибәрделәр

Тугыз минут эчендә ракета йөртүче 193 километрны узган

Фото: Роскосмос

(Казан шәһәре KZN.RU, 1 нче декабрь). Бүген космоска «Киләчәк уеннары» трофеен җибәрделәр. Фиджитал-ярышларның символы булган капсуланы «Прогресс МС-25» йөк корабле бортында Мәскәү вакыты белән 12:25 сәгатьтә Байконур космодромыннан җибәрделәр.

Очыш штат режимында башланды. 8 минут 52 секундта ракета йөртүче 193 км араны үтеп, Җир орбитасына чыккан. Ә инде 3 нче декабрьдә корабль халыкара космик станциягә тоташырга тиеш. Трофей орбитадан 2024 елда гына кире кайтачак, шуннан соң аны Татарстан башкаласында «Киләчәк уеннары»нда тантаналы рәвештә тәкъдим итәчәкләр.

Фиджитал-ярышларга багышланган матбугат конференциясендә проект җитәкчесе Игорь Столяров корабны җибәргәндә беренче тугыз минут эчендә 270 тонна компонентлы ракета ягулыгы янырга тиешлеген хәбәр итте

Шулай ук Казан Мэры Илсур Метшин ТР башкаласының «Киләчәк уеннары»н уздыруга тулысынча әзер булуын белдерде, ә РФ Хөкүмәте Рәисе урынбасары Дмитрий Чернышенко булачак ярышларны спорттагы яңалык һәм яшьләр соравына җавап дип атады

ВДНХда «Россия» халыкара күргәзмә-форумы вакытында «Киләчәк уеннары» башланырга 100 көн кала РФ Президенты Владимир Путин «Киләчәк уеннары. Трофей юлы» рәсми автоузышына старт бирде. Ярышлар символын Россиянең җиде шәһәре буенча уздырдылар: Мәскәү, Түбән Новгород, Казан, Ульяновск, Самара, Уфа, Оренбург. Финиш ноктасы булып «Байконур» космодромы булды.

«Киләчәк уеннары» 2024 елның 21 нче февраленнән 3 нче мартына кадәр Казанда узачак. Ярышлар 21 гибрид дисциплинаны берләштерәчәк. Аларның һәрберсе фиджитал концепциясен берләштерә, ягъни классик спорт һәм киберспорт яки VR-/AR-технологияне үз эченә ала. Дөньяның 100 иленнән 2,5 меңнән артык катнашучы Казанга җыелыр, ә бөтен дөнья буенча онлайн-тамашачылар 150 миллионга кадәр кеше булыр дип көтелә.

Барлык яңалыклар

«Киләчәк уеннары» трофеен космоска җибәрделәр

Фото: Роскосмос

(Казан шәһәре KZN.RU, 1 нче декабрь). Бүген космоска «Киләчәк уеннары» трофеен җибәрделәр. Фиджитал-ярышларның символы булган капсуланы «Прогресс МС-25» йөк корабле бортында Мәскәү вакыты белән 12:25 сәгатьтә Байконур космодромыннан җибәрделәр.

Очыш штат режимында башланды. 8 минут 52 секундта ракета йөртүче 193 км араны үтеп, Җир орбитасына чыккан. Ә инде 3 нче декабрьдә корабль халыкара космик станциягә тоташырга тиеш. Трофей орбитадан 2024 елда гына кире кайтачак, шуннан соң аны Татарстан башкаласында «Киләчәк уеннары»нда тантаналы рәвештә тәкъдим итәчәкләр.

Фиджитал-ярышларга багышланган матбугат конференциясендә проект җитәкчесе Игорь Столяров корабны җибәргәндә беренче тугыз минут эчендә 270 тонна компонентлы ракета ягулыгы янырга тиешлеген хәбәр итте.

Шулай ук Казан Мэры Илсур Метшин ТР башкаласының «Киләчәк уеннары»н уздыруга тулысынча әзер булуын белдерде, ә РФ Хөкүмәте Рәисе урынбасары Дмитрий Чернышенко булачак ярышларны спорттагы яңалык һәм яшьләр соравына җавап дип атады.