Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
23.07.2024, 11:21

Татарстанда өч мең булачак әни бердәм пособие ала

Бердәм пособие билгеләүне сорап, йөклелекнең 12 атнасы узгач мөрәҗәгать итәргә мөмкин

Бүгенге көндә Татарстанда өч мең булачак әни бердәм пособие ала. Айлык түләү күләме гаиләнең мохтаҗлык дәрәҗәсенә бәйле һәм Татарстан Республикасында хезмәткә сәләтле халыкның яшәү минимумы – 14 317сумның 50, 75 яисә 100 процентын тәшкил итәргә мөмкин. Ягъни 50 % – 7158, 50 сум; 75 % – 10 737,75 сум; 100 % – 14 317 сум.

«Булачак әни йөклелекнең беренче 12 атнасында медицина оешмасында исәпкә баскан булса һәм гаиләнең җан башына айлык кереме Татарстанда бер кешегә исәпләп билгеләнгән яшәү минимумыннан (13135 сум) артмаса, бердәм пособие билгеләнә.

Шулай ук  хатын-кызның РФ гражданлыгы булуы һәм аның даими рәвештә Рәсәйдә яшәве ә гаилә милкенең билгеләнгән критерийлардан артмавы да кирәк», – дип белдерделәр Рәсәй Социаль фондының Татарстан Республикасы бүлеге матбугат хезмәтендә.

Бердәм пособие билгеләүне сорап, йөклелекнең 12 атнасы узгач мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Ул исәпкә куелган айдан башлап, әмма йөклелекнең 6 атнасыннан соң гына исәпләнеп түләнә башлый. Расланган исәп язмасы булган очракта бердәм пособие билгеләү өчен гаризаны онлайн форматта дәүләт хезмәтләре порталында, шулай ук Социаль фондның Татарстан бүлеге бүлекчәләре һәм күпфункцияле үзәкләрнең клиентлар хезмәтләрендә бирергә мөмкин.
Барлык яңалыклар

Татарстанда өч мең булачак әни бердәм пособие ала

<p> Бүгенге көндә Татарстанда өч мең булачак әни бердәм пособие ала. Айлык түләү күләме гаиләнең мохтаҗлык дәрәҗәсенә бәйле һәм Татарстан Республикасында хезмәткә сәләтле халыкның яшәү минимумы – 14 317сумның 50, 75 яисә 100 процентын тәшкил итәргә мөмкин. Ягъни 50 % – 7158, 50 сум; 75 % – 10 737,75 сум; 100 % – 14 317 сум. </p> <p> «Булачак әни йөклелекнең беренче 12 атнасында медицина оешмасында исәпкә баскан булса һәм гаиләнең җан башына айлык кереме Татарстанда бер кешегә исәпләп билгеләнгән яшәү минимумыннан (13135 сум) артмаса, бердәм пособие билгеләнә. </p> <p> Шулай ук  хатын-кызның РФ гражданлыгы булуы һәм аның даими рәвештә Рәсәйдә яшәве ә гаилә милкенең билгеләнгән <a target="_blank" href="https://sfr.gov.ru/grazhdanam/edinoe_posobie/ocenka/">критерийлар</a>дан артмавы да кирәк», – дип белдерделәр Рәсәй Социаль фондының Татарстан Республикасы бүлеге матбугат хезмәтендә. </p> Бердәм пособие билгеләүне сорап, йөклелекнең 12 атнасы узгач мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Ул исәпкә куелган айдан башлап, әмма йөклелекнең 6 атнасыннан соң гына исәпләнеп түләнә башлый. Расланган исәп язмасы булган очракта бердәм пособие билгеләү өчен гаризаны онлайн форматта дәүләт хезмәтләре порталында, шулай ук Социаль фондның Татарстан бүлеге бүлекчәләре һәм күпфункцияле үзәкләрнең клиентлар хезмәтләрендә бирергә мөмкин.