Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
16.06.2022, 10:25

Казанның өч билингваль балалар бакчасы 500 мең сумлык грант отты

Республика конкурсына барлыгы 48 мәктәпкәчә учреждение гариза биргән.

Фото: Мәгариф идарәсе

(Казан шәһәре KZN.RU, 16 нчы июнь). ТР Мәгариф һәм фән министрлыгында «Иң яхшы билингваль балалар бакчасы» грант конкурсында 10 җиңүчене билгеләделәр. Алар арасына Казанның өч мәктәпкәчә учреждениесе – Киров районының 101 нче номерлы, Совет районының 112 нче номерлы һәм Идел буе районының 130 нчы номерлы балалар бакчалары керде, дип хәбәр иттеләр шәһәрнең Мәгариф идарәсендә.

Җиңүчеләргә 500 мең сум күләмендә грантлар бирелде, катнашучыларга аларны ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин тапшырды. Бүләкләү кичә, 15 нче июньдә, Киров районының 101 нче номерлы балалар бакчасында узды. Мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре грант акчаларын җиһазлар – мебель, уеннар һәм уенчыклар, дидактик кулланмалар һәм балаларны үстерүче материаллар сатып алуга тота алачак.

Конкурска республиканың 48 балалар бакчасы гариза бирде, дип хәбәр итә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат хезмәте. Конкурс сынаулары март-май айларында ике этапта үткәрелгән: беренче этапта катнашучылар мәктәпкәчә яшьтәге балаларның билингваль белемен яхшырту проектларын тәкъдим иткәннәр, икенче этапта эксперт комиссиясе балалар бакчаларына билингваль белем бирү учреждениеләренең эш нәтиҗәләрен бәяләү өчен барган. Проект этабы нәтиҗәләре буенча икенче турга 25 учреждение узган. Жюри аларда билингваль белем бирү буенча эш системасын, эшчәнлек рәвешләренең төрлелеген һәм оригинальлеген, шулай ук балаларны дәүләт телләренә өйрәтүдә заманча методикалар һәм технологияләр, шулай ук ата-аналарны уртак белем бирү процессына җәлеп итүне бәяләгән.

Иң яхшы билингваль балалар бакчасына грант конкурсы Татарстанда 2013 елдан бирле үткәрелә. Бу вакыт эчендә 228 учреждение грантлар алды. Конкурсның максаты – билингваль белем бирүне популярлаштыру, балаларны Татарстан дәүләт телләренә өйрәтү процессын уңышлы оештыручы педагогик коллективларны ачыклау һәм бүләкләү.
Барлык яңалыклар