В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Ел ахырына кадәр ТР башкаласында 6 озакка сузылган төзелешне тапшырырга ниятлиләр.
Фото: Марат Мугинов
(Казан шәһәре KZN.RU, 26-нчы июль, Камилә Гобәйдуллина). 2021 елның өченче кварталы ахырына кадәр Казанда 6 озакка сузылган төзелеш йортын тапшыру планлаштырыла. Шул ук вакытта шәһәрдә төзелә торган өч объект алданган өлешчеләрнең «өченче дулкыны»на эләккән, дип хәбәр итте бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында ТР алданган өлешчеләрне яклау фонды башкарма директоры Иван Новиков.
Быел Татарстанда 2350 өлешче өчен 9 проблемалы объектны файдалануга тапшырырга кирәк. Республика программасы буенча гомуми бәясе 380 млн сум булган 85 алданган өлешче өчен ике йорт төзелә. Йортларның берсе Казанда Заслонов урамы, 38-42 адресы буенча урнашкан. Бүгенге көндә биредә барлык төзелеш-монтаж эшләре төгәлләнеп килә.
7 иң катлаулы объект федераль программага кертелгән, аларны төзүгә 9 млрд сум бүлеп бирелгән, шуның өчтән бере бәясе – Татарстан бюджетыннан. Ике объект инде кулланылышка тапшырылган: Зур Урам урамындагы «МЧС» торак комплексының икенче йорты тантаналы рәвештә 30-нчы апрельдә файдалануга тапшырылган, ә Достоевский урамы, 57 буенча йорт – 26-нчы июньдә. «Достоевский урамындагы йортта эшләр 12 ай эчендә тәмамланды. Без тулаем техник тикшерү үткәрдек, барлык конструкцияләрне, фундаментны игътибар белән карадык һәм йортны заманча нормативларга китердек», – дип ассызыклады И.Новиков.
Тагын 2 объект файдалануга тапшырылырга әзерләнә: «Молодежный» торак комплексының бишенче йорты һәм Чистай урамындагы «Золотая середина» торак комплексының алтынчы йорты, алар Дәүләт төзелеш күзәтчелеге турында документлар алган инде.
Калган 3 объект «МЧС» торак комплексында һәм «Золотая середина» торак комплексында урнашкан.
Шулай итеп, И.Новиков сүзләренчә, республикада алданган өлешчеләрнең икенче дулкыны тәмамланачак, барлык проблемалы объектларның күбесе «Свей» һәм «Фон» компанияләре белән бәйле булган.
Әмма алданган өлешчеләр проблемасы сакланачак, чөнки алданган өлешчеләрнең өченче дулкыны барлыкка килде. «Бу төзелеш тармагы һәм өлешле төзелеш институты әкренләп эскроу-счетлар системасына күчкән чорда төзелә башлаган объектлар», – дип билгеләп үтте ТР алданган өлешчеләренә ярдәм итү фонды башкарма директоры.
Габишев урамындагы «Мелодия» торак комплексы, Гадел Кутуй урамындагы «Поколение» торак комплексы һәм Аэропорт урамындагы «Жардин» торак комплексындагы йортлар яңа проблемалы объектлар булды. «Өч йортның өчесе дә асылда бер төзүче, бер төркем компанияләр тарафыннан төзелә. Җитәкчелеккә карата берничә җинаять эше кузгатылган. Хәзер тикшерү бара. Киләсе елга өченче дулкынның хәл ителүе бурычын куябыз», – диде И.Новиков. Аның сүзләренчә, беренче ике торак комплексы проблемалы объектларның бердәм реестрына кертелгән инде, «Жардин» торак комплексы анда сентябрьдә керәчәк.