2021 елда беренче тапкыр эшкә урнашучылар турында мәгълүмат башта электрон рәвештә генә алып барылачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 11-нче февраль, Ксения Швецова). Татарстанда яшәүчеләрнең 30%-ы электрон хезмәт кенәгәләренә күчәргә теләк белдерде. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта Россия Пенсия фондының ТР буенча бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин хәбәр итте. Татарстанлыларга кәгазь яки электрон хезмәт кенәгәләре арасыннан берсен 31-нче декабрьгә кадәр сайларга кирәк. 2021 елда беренче тапкыр эшкә урнашучылар турында мәгълүмат башта кәгазь хезмәт кенәгәсен рәсмиләштермичә электрон рәвештә генә алып барылачак.
Агымдагы ел ахырына кадәр һәр хезмәткәр эш бирүчегә гариза бирергә һәм үз сайлавын билгеләргә тиеш: ул хезмәт кенәгәсен кәгазьдә алып баруны дәвам итәме, яки мәгълүматларны электрон рәвештә бирүгә күчәргә телиме. Язма составы буенча ике вариант та охшаш – документны алып бару тәртибе үзгәрмәде.
«Электрон версиягә күчкәндә гражданинга кәгазь хезмәт кенәгәсен кулына бирәчәкләр. Аны саклау мөһим, чөнки анда электрон китапка күчү турында гариза бирелүе турында язма урнаштырылачак», - дип аңлатты Э.Вафин.
Әгәр хезмәткәр кәгазь хезмәт кенәгәсен саклап калырга тели икән, 2021 елдан аны бер үк вакытта электрон рәвештә дә дәвам итәчәкләр. Анда кәгазьдә теркәлгән барлык мәгълүмат сакланачак: эш урыны, вазифасы, квалификациясе, кабул итү һәм эштән азат итү даталары, хезмәт килешүен туктату өчен нигез һәм башкалар.
Үз эшчәнлегең турында электрон форматта Россия Пенсия фондының шәхси кабинетында, РФ Дәүләт хезмәтләре сайтында карарга мөмкин булачак. Моның өчен идентификацияләү системасында расланган хисап язмасына ия булырга кирәк. Хезмәт эшчәнлеге турындагы мәгълүматны кәгазь формада гариза биреп алырга була: эш бирүчедән (соңгы эш урыны буенча), Россия Пенсия фрндының территориаль органнарында яки күпфункцияле үзәк бүлекчәләрендә.
«Хезмәт килешүе төзегәндә гражданин үз эш бирүчесенә хезмәт эшчәнлеге чорлары турында электрон рәвештә мәгълүмат бирә ала, мәсәлән, дәүләт хезмәтләре сайтында вәкаләтле затның электрон имзасы белән мәгълүмат җибәрү мөмкинлеге бар. Яисә мәгълүматны кәгазь формада биреп була, алар тиешенчә таныкланган булырга тиеш», - дип аңлата Э.Вафин.
Электрон хезмәт кенәгәсенә күчкән хезмәткәр дә теләсә кайсы вакытта үз хезмәт эшчәнлеге турында мәгълүмат ала алачак. Алар гариза биргән көннән соң өч көннән дә соңга калмыйча бирелә.
Электрон китапка күчү эшчеләрнең теләге белән генә тормышка ашырыла, 2021 елда эшкә урнашучылар гына искәрмә булачак – аларның эш чоры турындагы барлык мәгълүмат башта кәгазь хезмәт кенәгәсен рәсмиләштермичә, электрон рәвештә генә алып барылачак. «Бүгенге яшьләр өчен кәгазь хезмәт кенәгәсе тарихка әйләнәчәк. Алар шунда ук эшкә урнашу турында мәгълүмат язуның яңа формасындагы барлык өстенлекләрен бәяли алачак», - дип билгеләп үтте спикер. Аның сүзләренә караганда, мондый өстенлекләр аз түгел – хаталы, төгәл булмаган мәгълүматларны минимальләштерү, дистанцион эшкә урнашуның өстәмә мөмкинлекләре, өстәмә документлардан башка пенсияләрне дистанцион билгеләү.
«Бу бүгенге көндә үз хезмәт эшчәнлеге турында мәгълүматны алу өчен иң тиз ысул гына түгел, ә барлык халыкның эшен аналитик исәпкә алуның яңа мөмкинлекләре дә», – диде Э.Вафин.
Хезмәт эшчәнлеге турындагы мәгълүматларны алып баруның электрон форматы куркынычсызлыкның югары дәрәҗәсен һәм мәгълүматның сакланышын гарантияли, дип өстәде спикер. Аның сүзләренә караганда, Пенсия фондының мәгълүмат системасы шәхси мәгълүматны саклау буенча гамәлдәге законнар нигезендә аттестацияләнгән. Алга таба мәгълүматны үзгәртү яки юк итүгә китерә торган өзеклекләр яки үтеп керүләргә юл куелмый. «Хәзер үк сез Россия Пенсия фонды сайтында шәхси кабинетка керә, шәхси счетның өземтәсен формалаштыра һәм анда бөтен хезмәт юлыгызны күрә аласыз. Система гамәлдә булган чорда бер генә өзеклек тә, бер генә прецедент та булмады», - дип ассызыклады спикер.
Хәзерге вакытта гражданнарның 30%-ы хезмәт кенәгәсен электрон форматта, ә 70%-ы кәгазьдә алып барырга теләк белдергән. «607 кеше башта кәгазь версияне саклау турында гариза бирде, ә аннары кире уйлады», – дип өстәде Э.Вафин. Хезмәт кенәгәсенең электрон версиясенә теләсә кайсы вакытта күчәргә мөмкин, ә менә кәгазь форматка кире кайтып булмаячак, дип билгеләп үтте ул.
2020 елның 1-нче гыйнварыннан эш бирүчеләр өчен хисапның яңа формасы кертелде, ул киләсе айның 15-нче числосыннан да соңга калмыйча Пенсия фонды органнарына бирелә. 2021 елның 1-нче гыйнварыннан эшкә кабул итү яки эштән китү очракларында хезмәт эшчәнлеге турында мәгълүмат эш бирә торган оешма тарафыннан Россия Пенсия фонды органнарына хезмәткәрне эшкә алу яки эштән азат итү датасыннан бер эш көненнән дә соңга калмыйча тапшырылырга тиеш.
«Хисап бирү срокларын бозган яки тулы булмаган һәм дөрес булмаган мәгълүмат биргән өчен, хезмәт инспекциясе тарафыннан пенсия фонды мәгълүматлары буенча административ җаваплылыкка тарту каралган, – диде Э.Вафин. - Эш бирүчеләр электрон рәвештә мәгълүматны гражданинның ихтыярына бәйсез рәвештә, хәтта аның хезмәт кенәгәсе кәгазьдә дә алып барылса да, бирә».
Быел электрон хезмәт кенәгәләре буенча беренче хисап Пенсия фондына 15-нче февральгә кадәр тапшырыла. Моның өчен эш бирүчегә, Пенсия фондына мөрәҗәгать итеп, үз элемтә операторы аша электрон документ әйләнешенә тоташу өчен гариза бирергә кирәк.
Хисап һәм гаризаларның формаларын, шулай ук башка кирәкле документларны Россия Пенсия фонды сайтында һәм Татарстан Пенсия фондының төбәк сайтында табарга мөмкин.