В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Онлайн-трансляцияләр көн саен уза.
(Казан шәһәре KZN.RU, 14-нче апрель). Татарстанда профессиональ фитнес-тренерлар катнашында бушлай онлайн-күнегүләр дәвам итә. Дәресләр социаль челтәрләрдә «Яшел фитнес» проекты кысаларында туры эфирлар форматында уза.
Спорт сөючеләрне көч таләп итә торган һәм әйләнә буенча күнегүләр, стретчинг һәм йога, зумба һәм буын гимнастикасы буенча дәресләр көтә. Моннан тыш, көн саен туры эфирда белгечләр сәламәтлек темасына лекцияләр үткәрәләр. Тулы программа «Яшел фитнес» проекты социаль челтәрләрендә яки #ЗеленыйФитнес хэштегы буенча урнаштырылган.
Исегезгә төшерәбез, «Яшел фитнес» социаль-спорт хәрәкәте атналык бушлай спорт чараларын уздыру юлы белән спорт һәм сәламәт яшәү рәвешен популярлаштыруга юнәлтелгән. Ул «Демография» милли проекты кысаларында «Спорт - тормыш нормасы» федераль программасы нигезендә гамәлгә ашырыла