Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
12.12.2025, 09:04

Казанны үстерү институтындагы түгәрәк өстәлдә Оренбург тракты дублеры трассировкасы турында фикер алыштылар

Илсур Метшин инициативасы белән оештырылган киңәшмәгә экология, биология һәм табигатьтән файдалану өлкәсендәге белгечләр җыелды.

Казанны үстерү институтында Оренбург тракты дублерын төзү мәсьәләсе буенча түгәрәк өстәл узды. Бөтенроссия табигатьне саклау җәмгыятенең Татарстан төбәк бүлеге рәисе урынбасары Сергей Мухачевның шәһәр мэры Илсур Метшинга мөрәҗәгате чараның сәбәпчесе булды. Экспертлар юлны трассировкалауның тәкъдим ителгән вариантлары белән бәйле экологик куркынычлар турында фикер алыштылар.

Марат Мөгыйнов фотосы

«Теләсә кайсы мегаполис өчен кыйммәтле табигый территорияләрне кыскарту экологик катастрофага тиң»

Бөтенроссия табигатьне саклау җәмгыятенең Татарстан төбәк бүлеге рәисе урынбасары Сергей Мухачев Оренбург тракты дублерын трассировкалауның агымдагы проектына каршы дәлилләр китерде. Аның сүзләренә караганда, ТР Министрлар Кабинеты раслаган трассировка шәһәр экосистемасына һәм күрше Лаеш районына җитди зыян китерәчәк.

ТР Киңлек планлаштыру институты тарафыннан эшләнгән трассировка,  66,5 гектар урман массивын юкка чыгарып, Матюшино урманы аша узуны күздә тота. Ә Подувалье ермагының тугае аша уза торган юл участогы территориянең табигый су режимын бозарга мөмкин. Ул Шәһәрнең үстерү институты тарафыннан эшләнгән тимер юл буендагы вариантын да шик астына куя, чөнки Каенлык станциясе районында Орхидея үзәне урнашкан.

«Теләсә кайсы мегаполис өчен кыйммәтле табигый территорияләрне сирәгәйтү экологик һәлакәткә тиң», – дип ассызыклады Сергей Мухачев.

Җавап итеп Илсур Метшин экологлар катнашында түгәрәк өстәл уздырырга кушты. Аның максаты – мохиткә йогынтыны киметү буенча тәкъдимнәр эшләү һәм Казан агломерациясен проектлауда тотрыклы алымнар булдыру. География фәннәре кандидаты, КФУ доценты Светлана Хөснетдинова түгәрәк өстәлнең модераторы буларак чыгыш ясады.

66,5 га урман кисүдән килгән зыян 300 меңнән артык агачка бәяләнә

Фикер алышу барышында «Казанны үстерү институты» МБУ директоры Алексей Горбунов һәм «Киңлек планлаштыру институты» ДБУ директоры Олег Григорьев дублер узуның үз вариантларын тәкъдим иттеләр.

Алексей Горбунов төзелешнең стратегик әһәмиятен билгеләп үтте: «Бу юл кирәк һәм планнарга салынган. Шәһәрлеләрнең проблемаларны билгеләве – нормаль күренеш. Без экспертлар һәм җәмәгатьчелек белән фикер алышырга әзер».

Олег Григорьев алар тарафыннан эшләнгән трассировка варианты концепциясе турында сөйләде. Аның сүзләренчә, ул транзитка юнәлдерелгән: юл Лаеш районында планлаштырылган логистик узеллар һәм маркетплейслар складлары яныннан узачак.

Ләкин әлеге вариант табигать белән максималь рәвештә «эшләүне» күздә тота: туры юл салу өчен шул ук Матюшино урманының 66,5 гектарын кисү таләп ителә. Тышкы төзекләндерү комитеты бәяләвенчә, бу 120 меңнән артык агачны юк итүгә тиң. Компенсация өчен 300 меңнән артык агач утыртылачак.

Олег Григорьев югалган урманның яңадан торгызылачагын билгеләп үтте. Ул гына да түгел, ул игътибарны башка пычрану чыганакларына юнәлтте: «Әлеге территория – экологик оазис түгел, ә зур сәнәгать зонасы. Экологиягә иң зур зыянны урман кисү түгел, ә автомобиль төтеннәре китерә. Шуңа күрә без бу ташкынны торак районнардан алып китәргә тырыштык».

Компенсация буларак агач утырту беркайчан да урман булмаячак

Идарә, икътисад һәм финанс институтының табигатьтән һәм судан файдалану кафедрасы доценты Эльвира Нәбиева моның белән һич тә килешмәде: «Компенсация буларак агач утырту – урман түгел». Ул зыян килгән биосистема торгызыла алмаячак, һәм яңа үсентеләрнең яртысы һәлак булачак, дип өстәде. Сергей Мухачев мисал итеп Казансу тугаен китерде, анда биоценозны торгызу өчен 25 ел кирәк булган. «Урманны без беркайчан да кайтармаячакбыз», – дип нәтиҗә ясады төзелеш өлкәсендә эксперт Инна Булычкова.

Казан биологы, Бөтенроссия табигатьне саклау җәмгыяте рәисе урынбасары Антон Бортяков аеруча кыйммәтле биоэкологик территорияләр – Казан Подувальесы аша магистраль салу уңаеннан борчылуын белдерде. «Аны буйга яки аркылыга кискән трассалар – бу барыбер табигый территориягә йогынты ясау. Теләсә нинди эстакада массив терәк корылмаларны күздә тота. Мондый проект бик зур районны киптерү куркынычы китереп чыгара ала», – диде ул.

Экология, биотехнология һәм табигатьтән файдалану институты директорының фәнни эшчәнлек буенча урынбасары Мария Кожевникова әйләнә-тирә мохиткә йогынтының бәяләнмәвен җиткерде. «Әйләнә-тирә мохиткә йогынты бәяләнмәсә – без үзебез сайлый һәм фикерләрне тыңлый алмыйбыз. Бездә үткәрү сәләте буенча мәгълүматлар бар, ләкин әйләнә-тирә мохиткә йогынты ясау буенча мәгълүматлар юк». Антон Бортяков ассызыклаганча: «Әйләнә-тирә мохиткә йогынты бәяләнергә тиеш, чөнки әлеге яшел участокларда Кызыл китапка кертелгән төрләр булу ихтималы бар».

География фәннәре кандидаты, «НефтьСтройПроект» ҖЧҖ директорының фән буенча урынбасары, КФУның Экология, биотехнология һәм табигатьтән файдалану институтының гамәли экология кафедрасы доценты Виктор Белоногов альтернатив вариантларны анализлау өчен эзләнүләрне башлап җибәрергә кирәклеген җиткерде.

Эльвира Нәбиева потенциаль зыянны бәяләү өчен трассировканың гидрологик моделен төзергә тәкъдим итте. КДАТУ доценты Светлана Персова билгеләп үткәнчә, мондый мәсьәләләрне хәл итүгә комплекслы рәвештә якын килергә кирәк. «Дисциплинаара фикер алышулар проектның башында ук техник бирем, концепция дәрәҗәсендә кирәк», – дип ачыклык кертте ул.

Татарстан шәһәрләрен үстерү институты фонды эксперты Марья Леонтьева, кабул ителә торган карарларның тотрыклылыгы өчен гавәми фикер алышулар кирәк, дип белдереп, комплекслы якын килүне хуплады. Ул Шәһәрне үстерү институты каршында фәнни-иҗтимагый совет төзергә тәкъдим итте.

Бөтенроссия табигатьне саклау җәмгыяте советы рәисе Татьяна Лядова Казанның генпланы буенча фикер алышу прецеденты турында искә төшерде, анда яшәүчеләр һәм экспертлар фикерләре ишетелде. «Кешеләрнең фикере – һичшиксез тыңланырга тиешле беренче әйбер»,  – диде ул.

Фикер алышуда «Мирный» поселогында яшәүче Илсөя Шәмсетдинова да катнашты, ул халыкның яраткан ял итү урынын югалтуга борчылуын белдерде. Ул очрашуда катнашучыларны поселокка күмәк фикер алышуга чакырды.

Түгәрәк өстәлдә катнашучыларның барысы да, тәкъдим ителгән экологик һәм социаль факторларны исәпкә алып, проект турында җентекле фикер алышуны дәвам итү турында карар кабул иттеләр.

Фоторепортаж
Шәһәрләрне үстерү институтында Оренбург тракты дублеры трассировкасы турында фикер алыштылар
Барлык яңалыклар