Башкарма комитетта узган матбугат конференциясендә җәмәгать транспорты челтәренә кагылышлы карарлар турында сөйләделәр.
(Казан шәһәре KZN.RU, 25-нче сентябрь, Алсу Сафина). 2040 елга Казан урамнары буйлап метробуслар, ә яңа микрорайон «Салават күпере»нә трамвай җибәрү планлаштырыла. Моннан тыш, шәһәрлеләр транспортта тиз һәм уңайлы йөрсен өчен, Татарстан башкаласында боҗралы тимер юл барлыкка килергә мөмкин. Шәһәр Башкарма комитетында узган матбугат конференциясендә җәмәгать транспорты челтәренә кагылышлы карарлар, Казанның Генераль планы проекты турында сөйләделәр.
26 яңа станция, күчеп утыру төеннәре - Казанда метро төзелеше
Генплан проектында метрополитенның 26 яңа станциясе өчен, шул исәптән XL сәүдә үзәге янында, Маршал Чуйков һәм Ф.Әмирхан урамнары киселешендә, Восстание разъездында, шулай ук «Казан-1» тимер юл вокзалы янында коридорлар резервланган. Күчмә төеннәрне Н.Ершов урамы («Әбҗәлилов»), Совет мәйданы районында, Гадел Кутуй урамы («Ипподром»), А.Камалиев проспекты («Родина»), Мамадыш трактында (Константиновка бистәсе) булдыру планлаштырыла.
«Линияләрнең трассировкаларының берничә вариантын күрсәтергә карар ителде, - дип сөйләде журналистларга Казанның баш архитекторы урынбасары Тимур Кадыйров. - Аерым алганда, «Сахаров» станциясеннән соң икенче линияне озайту, ике вариантта: Компрессор төененә чыгу белән «Җиденче күк» перспективалы төзелеш районы аша, һәм альтернатив вариант – кварталга таба дәвам итеп Акчарлак төене аша чыгу». Икенче вариант Җиңү проспекты буенча уза торган 5-нче трамвай маршрутын кабатламаска мөмкинлек бирәчәк.
Т.Кадыйров сүзләренә караганда, метрополитенның өченче линиясен - Мамадыш трактыннан «Весна» торак комплексы районында, Акчарлак аша үзәккә, гамәлдәге линия белән кисешеп, «Вахитово» станциясенә чыгу һәм «Казан-1» тимер юл вокзалы аша боҗралап алу планлаштырыла. Проектлаучылар фикеренчә, финанслау булганда, линия төзелергә мөмкин.
Хәзерге вакытта «Татдорпроект» институты метрополитенның икенче линиясендәге дүрт станциядән торган беренче участокны проектлый: «Фучика», «ТАССРның 100 еллыгы», «10 микрорайон» һәм «Сахаров». Гомумән алганда, 20 км озынлыктагы икенче линия 12 станциядән торачак, ә «Дубравная» метро станциясе Казан метросының икенче тармагына күчеп утыру ноктасы булачак.
Метробуслар линияләрен керткәннән соң шәһәрнең маршрут челтәрен оптимальләштерәчәкләр
Тиздән Казанда җәмәгать транспортының яңа төре - метробуслар барлыкка килергә мөмкин. Транспорт комитеты рәисе Айдар Габделхаков сөйләвенчә, якын арада метробусларны техник-икътисади яктан нигезләү һәм проект-смета документациясен эшләүгә конкурс игълан итү планлаштырыла. Проект эшләренә 15 млн. сум бүлеп бирелгән.
Метробуслар маршрутларының өч варианты тәкъдим ителгән: М1 «Дәрвишләр торак массивы – Казан-1 тимер юл вокзалы», М2 «Казань-1 тимер юл вокзалы – Гаврилов ур.», М3 «Казан-1 тимер юл вокзалы – Лесной городок».
Тиз йөрешле автобус махсус бүлеп бирелгән полоса буенча хәрәкәт итәчәк. Утырту тукталышларда түгел, ә турникет аша керә торган махсус терминаллар аша башкарыла. Метробуслар хәрәкәте өчен рельслар кирәкми, әмма бүлеп бирелгән полосалар булу зарур, - дип сөйләде яңа төр транспортның эш принциплары турында А.Габделхаков. «Метробуслар линияләре кертелгәч, шәһәр челтәре маршрутларын оптимальләштерәчәк, пассажирлар йөрү тизлеген арттырырга, юлдагы вакытны киметергә мөмкинлек бирәчәк», - дип ассызыклады ул. 300 пассажир сыйдырышлы метробуслар сәгатенә 8 меңнән артык пассажирны алып бара ала.
Якынча исәпләүләр буенча, шәһәр урамнарына метробуслар кертү бәясе, барлык тукталышлар, хәрәкәт өстенлеге һәм күчмә состав алуны исәпкә алып, 7 млрд. сумны тәшкил итәчәк.
Боҗралы тимер юл - Мәскәү үрнәге буенча
Казанлыларга уңайлы булсын өчен шәһәр эчендә тимер юл эшен оештыру планлаштырыла. Бу проектны Россия тимер юллары да хуплый, хәзер проект-тикшеренү эшләре бара, дип хәбәр итте Т.Кадыйров. Аның сүзләренә караганда, гамәлдәге тимер юл инфраструктурасын - Аракчинодан Адмиралтейство бистәсе, «Вахитово», Новаторлар аша «Казан-1» станциясенә баруда («Казан-2» станциясенә боҗралап) файдаланырга мөмкин булачак. «Бу станцияләрне тимер юлның гамәлдәге тармакларында урнаштырырга, булган инфраструктураны кулланырга яки тимер юлга бүлеп бирелгән полосада җитмәгән юлларны төзеп бетерергә мөмкинлек бирә», - диде Казанның баш архитекторы урынбасары. Мисал итеп ул Мәскәүне китерде, анда Мәскәү үзәк боҗрасы бар, 31 станция эшли, станцияләрдә транспорт-күчеп утыру төеннәре урнашкан.
«Салават күпере» трамвае
Җәмәгать транспортының яңа төрләре белән беррәттән трамвай челтәре дә үсәчәк. Шулай итеп, Генплан материалларында «Салават күпере» трамвай линиясе тәкъдим ителгән. Тимур Кадыйров сүзләренчә, эшләү барышында электричканы җибәрү турында тәкъдим килгән, әмма мәсьәләне караганнан соң проектлаучыларны электричканың «Салават күпере» белән транспорт элемтәсен тулы күләмдә башкарырга мөмкинлек бирмәячәген ышандыра алганнар. Бу варианттагы җитешсезлекләр арасында җирләрне алу, яшеллекләрне бетерү, тавыш эффекты аталды, моннан тыш, электричка торак районга керә алмый, ә трамвай яшәү урыннарына мөмкин кадәр якын бара алачак.
Транспорт комитеты рәисе Айдар Габделхаков аңлатканча, трамвай линиясен төзү Горький шоссесы юнәлеше буенча, Болотников, Фрунзе, Васильченко урамнары буенча, Беломорск урамы буенча гамәлдәге трамвай линиясенә кушылып, «Казаноргсинтез» предприятиеләре буйлап «Салават күпере»нә кадәр трамвай линиясе буенча каралган.
Моннан тыш, Генплан проектында Комиссар Габишев урамындагы «Халитов урамы – 9 нчы микрорайон» 4 нче трамвай маршрутын Академик Завойский урамына кадәр озайту, гамәлдәге трамвай полотносын реконструкцияләү һәм 1 км дан артык озынлыкта трамвай линиясенең яңа участогын төзү каралган. А.Габделхаков 4-нче маршрутны озайту - киләчәккә бурыч, һәм бу Генпланны тормышка ашыруның беренче этабында гына булмаячак, дип аңлатты. «Барысы да Совет районының шул өлешендә торак массивлар үсешенә бәйле булачак», - дип ассызыклады ул.
Моннан тыш, Генпланны проектлаучылар планында зур Казан боҗрасы буенча 5-нче номерлы трамвайны боҗралап алу да бар. Сүз уңаеннан, хәзер әлеге маршрут трамвайлары көнгә 30 меңгә кадәр пассажирны йөртә.
Генплан буенча барлыгы 38,3 км трамвай юлы, шул исәптән проектлана торган экорайон территориясенә элеккеге артиллерия складлары урынында яңа линия төзү каралган.