В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Мультиспорт турниры Казанда 21 нче февральдән 3 нче мартка кадәр узды
Фото: Денис Гордийко
Ярышлар Татарстан башкаласында 21 нче февральдән 3 нче мартка кадәр булды, анда дөньяның 100 дән артык иленнән 2 мең спортчы катнашты. Турнир яңа дисциплиналар буенча заманча технологияләр, цифрлы мохит һәм физик активлык кулланып уздырылды.
«Барлык нәтиҗәлелек күрсәткечләрен арттырып үтәдек. 116 илне җыйдык. Цифрлы форматта исәпләп була, бездә махсус счетчиклар тора иде. Телевизор караучылар төрле илләрдә төрлечә санала. Ләкин без барысын да яңадан карыйбыз, үзебезне үзебез тикшерәбез, ягъни барысын да санап чыгабыз. Хәзер караулар саны – 3,5 млрд», – дип җиткерде «Киләчәк уеннары» җитәкчесе Игорь Столяров.
Элегрәк хәбәр ителгәнчә, БРИКСның Казандагы чарасында «Киләчәк уеннары» халыкара турниры үткәрелгән инфраструктураны кулланачаклар.