В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Тукай урамындагы җимерелгән урын бетерелде.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU 19-нчы ноябрь). Казанда 5-нче һәм 5а номерлы трамвайларның күнегелгән хәрәкәте торгызылды. Электротранспорт, элеккеге кебек үк, боҗралы маршрут буенча йөри. Тукай урамындагы 97-нче номерлы бина тирәсендә җимерелгән урын бетерелде.
Аның сәбәбе – суүткәргеч челтәрләрендәге авария. «Водоканал» муниципаль унитар предприятиесе белгечләре эшләрне 18-нче ноябрь кичендә төгәлләделәр, шуннан соң юл монтерлары шпаллар астына вак таш җәюгә һәм шпалоподбойник кулланып юлларны урнаштыруга керештеләр.
Эшләр 19-нчы ноябрь 2:00 сәгатькә кадәр барды, шуннан соң участокта сынап карар өчен трамвай җибәрелде. Иртән элеккеге маршрут буенча хәрәкәт торгызылды, дип хәбәр итә «Метроэлектротранс» муниципаль унитар предприятиесе матбугат хезмәте.