В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Продукцияне Татарстан Республикасының 22 муниципаль районы һәм 18 агросәнәгать оешмасы тәкъдим итәчәк
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 29 нчы сентябрь). Иртәгә Казанда традицион авыл хуҗалыгы ярминкәләре узачак. Социаль юнәлешле бәяләр буенча продукцияне Татарстанның 22 муниципаль районы һәм республиканың 18 агросәнәгать комплексы оешмасы тәкъдим итәчәк.
Сәүдә 6:00 дән 13:00 гә кадәр 15 мәйданчыкта алып барылачак.
Ленинград ур., 27
Дементьев ур., 7
Чехов ур., 2
Революция ур., 12
Батыршин ур., 20
Х.Ямашев проспекты, 71а
Ю.Фучик ур., 72
Липатов урамы, 7
Салават Күпере торак районында сәүдә Осиново поселогы, Садовая урамы, 9 адресы буенча урнашкан сәүдә үзәге парковкасында оештырылачак.
Мәйданчыкларда даими рәвештә ветеринария-санитария шартларын тикшерәләр. Җәмәгать тәртибен саклау һәм юл хәрәкәте иминлеге тәэмин ителә. Кайнар линия телефоны: +7(843)223-27-72 (өстәмә 84331).