Шәһәрлеләр азык-төлекне ваклап сатудан 15% ка түбәнрәк бәягә сатып ала алачак
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 1 нче декабрь). Иртәгә ТР башкаласында традицион авыл хуҗалыгы ярминкәләре узачак. Шәһәрлеләр азык-төлекне ваклап сатудан 15% ка түбәнрәк бәягә сатып ала алачак. Яшелчә, ит һәм башка товарларны республиканың 22 муниципаль районы һәм агросәнәгать комплексының 18 оешмасы тәкъдим итәчәк.
Сәүдә 15 мәйданчыкта 6:00 дән 13:00 гә кадәр оештырылачак.
Дементьев урамы, 7
Ленинград урамы, 27
Чехов урамы, 2
Революция урамы, 12
Батыршин урамы, 20
Х.Ямашев проспекты, 71а
Ю.Фучик урамы, 72
Липатов урамы, 7
Салават Күпере халкы өчен авыл хуҗалыгы ярминкәсе Осиново авылы, Садовая урамы, 9 адресы буенча урнашкан сәүдә үзәге янындагы парковкада узачак.
Мәйданчыкларда даими рәвештә ветеринария-санитария шартларын тикшерәләр һәм җәмәгать тәртибен һәм юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итәләр. Тулырак мәгълүматны кайнар линия телефоны аша белергә мөмкин: +7(843)223-27-72 (өстәмә 84331).