В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Сәүдә 6:00 дән 13:00 гә кадәр дәвам итәчәк
Иртәгә Казанда традицион авыл хуҗалыгы ярминкәләре узачак. Шәһәрлеләр яшелчә, ит һәм сөт продукциясен, ярдәмче хуҗалык ихтыяҗлары өчен товарларны ваклап сату бәясеннән 15% ка түбәнрәк бәядән сатып ала алачак.
Сәүдә 6:00 дән 13:00 гә кадәр түбәндәге мәйданчыкларда алып барылачак:
· Авиастөзелеш районы
Дементьев ур., 7
Ленинград ур., 27
· Яңа Савин районы
Академик Лаврентьев ур., 10
Х.Ямашев проспекты., 71а
· Совет районы
Аграр ур., 2
Липатов ур., 7
· Киров районы
Батыршин ур., 20
Краснококшайск ур., 150/2
Революция ур., 12
· Вахитов районы
Кәрим Тинчурин һәм Татарстан урамнары киселеше
· Идел буе районы
Җиңү проспекты, 46в
Ю.Фучик ур., 64
Салават күпере торак районында ярминкә Осиново бистәсе, Садовая ур., 9 йорт адресы буенча урнашкан сәүдә үзәгенең парковкасында оештырыла.
Северный бистәсендә яшәүчеләр өчен сәүдә итүне якшәмбе Беломорская һәм Гудованцев урамнары киселешендә оештырачаклар.