Шәһәрлеләр өчен күнекмәләрне клуб уенчылары Урош Дрезгич һәм Лука Биелович оештырачак
Фото: Денис Гордийко
Казанлыларның футболчылардан автограф алу, алар белән фотога төшү һәм аралашу мөмкинлеге булачак. Мәйданчыкта клубның «Локомотив» һәм «Урал» белән өй матчларына билетлар уйнатылачак. Моннан тыш, шәһәр халкын «Рубин» уенчыларыннан күнекмәләр көтә. Аларны сакчы Урош Дрезгич һәм ярымсакчы Лука Биелович үткәрәчәк.
Матч 17:00 сәгатьтә башлана, анда катнашу бушлай.