В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
KZN.RU порталы шәһәрдәге мөһим вакыйгалар турында сөйли.
Фото: Марат Мугинов
(Казан шәһәре KZN.RU, 28-нче май). Бу атнада казанлыларга шәһәр читендәге лагерьда бала ялы өчен ничек кешбэк кайтарырга мөмкин икәнлеге турында сөйләделәр һәм «Салават Күпере» торак комплексы территориясендә Казанда беренче күп функцияле парк булдыру планнары турында хәбәр иттеләр. Шәһәр Мэры Илсур Метшин балалар учреждениеләренең җәйге сезонга әзерлегенә шәхсән үзе ышанды һәм булачак җәмәгать киңлеге мәйданчыгында булды. Бу һәм башка темалар турында тулырак KZN.RU порталы материалларында укыгыз.
Шәһәрдән качу
Җәен ата-аналар үз балаларына ял оештыру өстендә баш вата башлый. Яхшы вариант – ел саен ремонтлана торган һәм балаларга төрле программа тәкъдим итә торган шәһәр яны лагерьларында ял итү, спорттан алып иҗатка кадәр. Аны ничек алырга икәнлеге турында материалда укыгыз.
«Үтерүче зонтлар»
Казанда ялтыравык ак зонтлы, ләкин кеше өчен агулы үсемлек –балтырган белән көрәш дәвам итә. Рус-Алман Швейцариясе территориясеннән күптән түгел узган өмәдә активистлар 32 капчык зарарлы үсемлек җыйган. Балтырганны кайда «җирләгәннәр», монда укыгыз.
Кызлар төрле була...
Казанда «Дөнья энҗесе - 2021»не сайладылар. Таҗ өчен дөньяның 12 иленнән – Кытай, Колумбия, Танзания, Казахстан, Үзбәкстан, Төрекмәнстан, Кыргызстан һәм башка кызлар көрәште. Кем җиңде, материалда укыгыз.
Лагерь – космос!
«Шәһәр яны лагерьларында куркынычсызлык барыннан да өстен», – дип саный Казан Мэры Илсур Метшин. Учреждениеләрнең балалар белән очрашуга әзерлегенә инану өчен, шәһәр башлыгы легендар Юрий Гагаринның космоска очуы хөрмәтенә аталган «Восток» лагерына юнәлде. Корпус капиталь төзекләндерелгән, монда спорт мәйданчыклары җиһазландырылган, клуб һәм җәйге эстрада бар. Лагерьның ничек үзгәргән икәнлеге турында монда укыгыз.
6 гектар җирдә яңа парк
Казанда тагын бер җәмәгать киңлеге булдырылачак. «Салават күпере» торак комплексында, 6 гектар мәйданлы территориядә тыныч йөрү, якты бәйрәмнәр һәм актив ял итү өчен урын барлыкка киләчәк. Бу Казанда күп функцияле беренче парк булачак. Бөтен нечкәлекләр артыннан – монда.