Бу көннең төп темалары турында KZN.RU порталы материалларында укыгыз.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 19-нчы апрель). Традиция буенча яңа эш атнасын Казан Башкарма комитетында эшлекле дүшәмбе ачты. Аппарат киңәшмәсе парковкаларның ташламалы эш режимы, бистәләрдәге юлларны ремонтлау, шәһәр хакимиятендәге кадрлар үзгәреше һәм башкалар турында берничә күңелле хәбәр алып килде. Әмма бу атна чисталык һәм тәртип урнаштыру белән билгеле булачак – еллык тәнәфестән соң казанлылар яңадан өмәгә чыгачак. Тулырак мәгълүмат – KZN.RU порталы материаллары җыелмасында.
Тагын ике ай бушлай парковка һәм җәйге верандаларны түләүсез нигездә урнаштыру – шулай итеп шәһәр хакимияте Казан эшмәкәрләренә ярдәм итәргә карар кылды. Кулланучылар базары комитетында мәсьәләне игътибар белән өйрәнделәр һәм барлык эшмәкәрләрнең дә пандемия белән бәйле чикләүләрдән соң аякка басмавын аңладылар. Гамәлдәге ташламаларны озайтырга карар кылынды. Бу хакта тулырак безнең материалда укыгыз.
Юллар ремонтлана, урамнар яктыртыла, иҗтимагый объектлар төзелә. Район башлыклары бистәләрнең ничек үсүе турында сөйләделәр. Бүген Казан тирәсендә 100 торак массив бар, аларның һәркайсының халкы даими үсә. Бистәләр инфраструктурасының яңа кешеләр өчен ничек яраклашуы турында KZN.RU материалында укыгыз.
Бу ялларда казанлыларны гомумшәһәр өмәсендә көтәләр. Территория инде зоналарга бүленгән, инвентарь әзерләнгән, көч туплап, чистартуга керешәсе генә кала. Шактый тырышып эшләргә туры киләчәк, кыш дәвамында пычрак күп җыелган. Шәһәрне кайда һәм ничек чистартырга ярдәм итәргә мөмкин, бу мәкаләдә укыгыз.
Язылган диварлар, чүп урналары булмаган урамнар һәм яшел зоналардагы машиналар – бу шәһәрне төзекләндерүнең төп Кагыйдәләрен бозуның аз өлеше генә. Моның белән административ-техник инспекция идарәсе килешергә җыенмый, һәм белгечләр хокук бозучыларга каршы җәйге аучылык сезонын игълан итә. Алар аңлы казанлыларның ярдәменә өмет итәләр. Нинди ярдәм икәнен – портал материалында укыгыз.
Казан Башкарма комитетында кадрлар үзгәреше булды. Мәсәлән, Киров һәм Мәскәү районнары администрациясе аппараты җитәкчесе вазыйфасын башкарган Ирина Бочкова Оештыру идарәсе башлыгы итеп билгеләнде. Моннан тыш, тышкы төзекләндерү комитетының яңа рәисенең исеме игълан ителде. Кем булганы һәм бу вазифаны күп еллар дәвамында башкарган Игорь Куляжевның хәзер нәрсә өчен җаваплы икәнен портал материалында укыгыз.