В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
2 июльдән Габдулла Тукай урамындагы 33 номерлы йортның фасадын төзекләдерү буенча эшләр башлана.
(Казан шәһәре KZN.RU, 28-нче июнь). 1 июльдә Иске Татар бистәсендә “Том Сойер фест” ачыла. Габдулла Тукай урамының 33-нче йорты ишегалдында казанлыларны музыкаль коллективлар чыгышы, хәрәкәт активистлары белән әңгәмә, чәй һәм тәм-томнар көтә. Рәсми ачылу тантанасының башы – 16.00 сәгатьтә.
Быел яңартылачак биналар исемлегенә беренче тапкыр Иске Татар бистәсендәге биналар керде. Биредә барлыгы 3 бина фасады төзекләндереләчәк: Г.Тукай ур., 33, С.Садыйкова ур., 14, Ф.Кәрим ур., 11. Эшләр 2 июльдә башлана.
Искәртергә кирәк, фестивальнең яңа сезоны 2 июньдә старт алды. Акциядә катнашучылар шәһәрнең тарихи үзәгендә урнашкан 6 йортны төзекләндерергә җыена: Иске Татар бистәсендәге йортлардан кала, Волков, Достоевский, Калинин урамнарындагы тагын 3 объект.
Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Олеся Балтусова KZN.RU порталы корреспондентына сөйләгәнчә, бүгенге көндә Волков урамының 14-нче йорты төзекләндерелә. “Аны тәмамлагач, активистлар Достоевский урамының 12-нче йортына алыналар, аны төзекләндерү Г.Тукай урамының 33-нче йорты белән параллель рәвештә башкарылачак”.
Хәрәкәткә 18.00 сәгатьтән 20.00 сәгатькә кадәр эш көннәрендә кушылырга мөмкин. Моның өчен WhatsApp мессенджерында +7 987 233 79 42 номерына шалтыратырга яисә смс-хәбәр язарга һәм фестиваль сайтында анкета тутырырга кирәк.