Икенче тәүлектә үк организмда кире кайтарып булмаслык нәтиҗәләр күзәтелә, беренче чиратта бавыр зарарлана.
Фото: Казан шәһәре KZN.RU
(Казан шәһәре KZN.RU, 29-нчы сентябрь, Алена Мирошниченко). Татарстан территориясендә гөмбә сезонының иң кызган чоры. Халык ак гөмбә, каен гөмбәсе, әтәч гөмбәсе, майлы гөмбә җыя. Әмма кайвакыт кәрзиннәргә куркыныч гөмбәләр дә эләгә – томсык гөмбә, галерина окаймленная, дуңгыз гөмбәсе, чебен гөмбәсе, рядовкалар һәм башкалар. Агулы гөмбәләрне куллану нәрсә белән куркыныч һәм агуланганда беренче ярдәмне ничек күрсәтергә кирәклеге турында бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында матбугат конференциясендә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының баш токсикологы Алия Насыйбуллина һәм миколог, КФУның гомуми экология кафедрасы өлкән укытучысы Ким Потапов сөйләделәр.
Татарстанда гөмбәләрнең 1600-1700 төре үсә. Хәтта тәҗрибәле гөмбәчеләр дә аларның барысын да белми. «Гөмбәченең беренче кагыйдәсе – 100% ышанганны гына җыярга кирәк. Экспериментлар еш кына начар тәмамлана, – диде Ким Потапов. – Кызганычка каршы, ашарга яраклы гөмбәләрне аеру өчен төгәл билгеләргә мөмкин булган гомуми билгеләр юк. Аларны белергә генә кирәк. Шулай ук бер-берсенә охшаган ашарга яраклы һәм агулы гөмбә парларын, аларның аермалы билгеләрен өйрәнергә кирәк». Казан микологы билгеләп үткәнчә, хәтта «юбочка» булу да һәрвакытта да агулы гөмбәләр билгесе булып тормый, чөнки ул шампиньоннарда да бар. Агулы гөмбәләр агачларда бөтенләй очрамый диярлек дигән ялгыш фикер яши – монда бик куркыныч галерина барлыкка килә. Агулы гөмбәне гөмбә белән суга салынган көмеш тә ачыкларга ярдәм итми», – дип ышандырды К.Потапов.
Эксперт сүзләренә караганда, Татарстанда агулы гөмбәләр ылыслы урманнарда да очрый. Кагыйдә буларак, кешеләр тәҗрибәсезлекләре аркасында еш агулана торган гөмбә – томсык гөмбә, аны еш кына шампиньон яки яшел ал гөмбә дип кабул итәләр. Галерина окаймленная да очрый, ул гөмбәченең кәрзиненә көзге баллы гөмбәләр белән буталып эләгергә мөмкин. Дуңгыз гөмбәсен, чебен гөмбәсен, рядовкаларны куллану да авыр һәм хәтта фаталь нәтиҗәләргә китерергә мөмкин.
Ким Потапов шартлы рәвештә ашарга яраклы гөмбәләрне аерып күрсәтте. Чи килеш алар ашарга яраксыз һәм агулы булырга мөмкин. «Бу категориягә көзге баллы гөмбә керә, гөмбәчеләр аны аермый, әмма аның 5-6 төре бар. Агулылык дәрәҗәсе буенча алар төрле. Әмма, тулаем алганда, көзге баллы гөмбә чи килеш – агулы, зәгыйфь яки урта авырлыктагы агулану китереп чыгарырга мөмкин. Шул ук төркемгә имән гөмбәсе, алсу йөнтәс гөмбә һәм башка күп кенә танылган төрләр керә. Пешерелмәгән килеш шампиньоннарны гына ашарга була, ләкин мин моны да эшләргә киңәш итмәс идем», – дип фикерләре белән уртаклашты эксперт.
ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының баш токсикологы Алия Насыйбуллина сөйләгәнчә, беренче чиратта, агулы гөмбәләр бавырны зарарлый. Өстәвенә, кеше томсык гөмбә яки галеринаны кулланган икән, агулану азык-төлекнең микъдарына һәм термик эшкәртү дәрәҗәсенә карамастан булачак.
Агулануның беренче симптомнары 6-8 сәгатьтән соң ук барлыкка килә: температура күтәрелмичә күп тапкырлар косу, эч китү. Әгәр дә кешенең ашказаны авырулары бар икән, беренче билгеләр тагын да иртәрәк – 2-3 сәгать эчендә барлыкка киләчәк. Хәер, ашказаны-эчәк тракты авырулы кешеләрдә агулану билгеләре ашарга яраклы гөмбәләр ашаганнан соң да күзәтелергә мөмкин.
А.Насыйбуллина сүзләренә караганда, нинди очракта да кичекмәстән ярдәм сорап мөрәҗәгать итәргә кирәк. «Әгәр моны вакытында башкарсаң, белгечләр ярдәм итә ала, гәрчә агулы гөмбәләргә бәйле очракларда хәтта беренче тәүлекләрдә дә бавыр структурасында үзгәрешләр күзәтелә», – дип сөйләде А.Насыйбуллина. Беренче тәүлектә медикларга мөрәҗәгать итмәсәң, икенче тәүлектә аыруның хәле яхшырган кебек була, симптомнар юкка чыга. Ләкин бу вакытта инде гепатоцитлар һәм органның үз эшендә бозылу күзәтелә. Өченче тәүлектә симптомнар тагын да авыр формада яңара. Әмма, токсиколог билгеләп үткәнчә, организмда икенче тәүлектә үк кире кайтмаслык процесслар бара, шуңа күрә табибларга шунда ук мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Табибны чакырганнан соң, авыруга беренче ярдәм күрсәтергә мөмкин. Алия Насыйбуллина «ресторан» ысулын кулланырга киңәш итә: ашказанын юдырырга, бик күп 2-3 литр чамасы су эчәргә. Аннары теләсә нинди энтеросорбент – күмер яки энтеросгель эчәргә кирәк. Алга таба табиблар ярдәм итәргә тиеш.
«Быел гөмбәләр белән агулану өч казанлыда ачыкланган, хәзерге вакытта алар барысы да хастаханәдән чыгарылган, хәлләре канәгатьләнерлек дип билгеләнә. Былтыр табиблар 14 кешене хастаханәгә озатка, – дип сөйләде республика сәламәтлек саклау министрлыгы вәкиле. – Татарстанда үлем очраклары да теркәлде. 2018 елда бер хатын-кыз томсык гөмбә белән агуланды һәм безгә дүртенче тәүлеккә килде. Шул ук вакытта пациентка агулы гөмбәне ашаганына ахыргача ышанмады һәм ул үзен тәҗрибәле гөмбәче, дип ышандырды.
Моннан тыш, спикер яман шештән авыручыларның гөмбә шулпалары һәм төнәтмәләре, шулай ук киптерелгән чебен гөмбәләре ярдәмендә дәвалану очраклары ешайды, дип сөйләде. «Бу яман шештән ярдәм итми. Еш кына мондый пациентлар безгә кардиотоксик эффект белән мөрәҗәгать итә, реанимациягә эләгә, без аларны җитди йөрәк-кан тамырлары җитмәүчелегеннән ярдәм күрсәтәбез», – дип сөйләде ул.
Гөмбәләрне куллануга килгәндә, алар нигездә авыр үзләштерелә торган продуктларга карыйлар, дип билгеләде Ким Потапов. Моннан тыш, алардан барлык файдалы үзлекләрен бер генә ысул белән дә диярлек алып булмый. Белгеч сүзләренчә, бу гөмбәләрнең күзәнәкләр тышчасының тыгыз металл торбалар белән чагыштырырлык булуы белән бәйле. Нәкъ менә шуңа күрә дә гөмбәләр составы буенча кеше организмына нинди хәлдә эләксәләр, файдалы матдәләре белән бергә 80% беренчел хәлдә чыга. Файдалы булсын өчен белгечләр гөмбәләрне киптереп һәм аларны порошокка әйләндереп ашарга киңәш итте. Шулай иткәндә, туклыклы матдәләре булган күзәнәкләрнең тышчасы таркала дигән өмет зуррак. Әмма бу продуктны җиңелрәк үзләштерергә ярдәм итмәячәк.
Белгечләр теләсә нинди гөмбәнең балаларга бөтенләй ашарга ярамаганлыгын ассызыклады. Аларны 14 яшьтән генә кулланырга мөмкин, ул вакытта кешенең организмның фермент системасы формалашкан, ә органнар өлкәннәрдәге кебек эшли.
Гөмбәләрне курыкмыйча кибетләрдә сатып алырга мөмкин. Әмма җыелу һәм төргәкләү датасына игътибар белән карарга кирәк, чөнки гөмбәләр – ул тиз бозыла торган продукт. Белгечләр гөмбәләрне зарарлы матдәләр туплый алмаган урыннардан чиста урманнарда, эре производстволардан һәм магистральләрдән ераграк җирләрдән җыярга киңәш итә.