В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Коры эсселек, интенсив яңгырлар һәм өермә – бу елның һава аномалияләре нәрсә белән бәйле?
Фото: Денис Гордийко
Тимур Ринат улы, Казанда беренче җәй генә эссе түгел инде, узган ел шулай ук рекордлар куелган иде. Әйтегез әле, бу чыннан да аномаль эссеме яки безнең шәһәр өчен бу җәй нормаль саналамы?
Т.А.: Метеорологиядә аномалия – ул урта күрсәткечтән читкә тайпылу. Быел яз һәм җәй Казанда, чыннан да, бик сизелерлек аномалиягә ия булды. Мәсәлән, җәй бик иртә килде. Метеорологиядә җәй һава температурасы +15 градус тамгасы аша атлап чыккач башлана. Быел җәй безгә 9-нчы майда килде. Казанда май күбрәк Кырымдагы июль температурасы режимына охшаган иде.
Июнь аенда уртача айлык һава температурасы нормасы 17,9 градус булганда, 22,96 градусны тәшкил итте, июль аенда – норма 20,2 градус булганда, 22,7 градус. Август өчен норма – 17,6 градус, уртача айлык температураны без әлегә белмибез, әмма күрсәткечләрнең аномаль артуын күзәтәбез. Август ае, гомумән, бу планда башка җәйләрне узып китте: хәтта августның беренче декадасында да аномалиягә биш градустан азрак, икенче декада – биш градустан артык булды. РФ Гидрометеорология үзәге фаразлары буенча, августның өченче декадасы да шактый уңай аномалия – +8 градуска кадәр вәгъдә итә. Шулай итеп, август ае бездә экстремаль эссе буларак теркәләчәк.
Без мәгълүматларны анализладык, соңгы 20 елда август аеның биш градустан артык аномалияле булуы нибары өч тапкыр күзәтелгән: 1972, 2010 һәм 2016 елларда.
Агымдагы елның җәен казанлылар 2010 елгы һава аномалияләре белән чагыштыра – ул да эссе һәм коры булды...
Т.А.: 2010 елда безнең территориядә антициклон блоклаучы җайланма урнашкан иде – ул аз хәрәкәтчән, монда циклоннарны кертмәде. Югары басым өлкәсе формалашты, һәм 50 көнгә якын бу антициклон безнең төбәкнең һава торышын формалаштырды. Игенчеләр өчен бу һәлакәт булды, гади кешеләр дә зыян күрде – Сәламәтлек саклау министрлыгы һәм Росстатның рәсми статистикасы буенча үлүчеләр саны 1,5 тапкырга арткан.
Әмма бу ситуациянең кабатлану ихтималы зур түгел. Атмосферада процесслар хаотик процесска якын, шуңа күрә циркуляция процессының нәкъ менә шулай формалашу мөмкинлеге – икеле.
Хәер, әлбәттә, моны алдан күрү катлаулы, ә йогынты ясау бөтенләй мөмкин түгел – кешелек әлегә циклоннар һәм антициклоннар кебек макроөермәләр энергиясе белән чагыштырырлык энергия чыганакларына ия түгел.
«Аномалия» сүзе һава торышы сводкаларында еш очрый башлады. Бу сүз астында нәрсә күздә тотыла?
Т.А.: Гомумән, кызыклы момент шунда – аномалиягә күчүче чикне ничек билгеләргә? Әйткәнемчә, тулаем алганда, бу термин уртачадан тайпылу дигәнне аңлата. Тик, әйтик, иртәгәге көнгә температура нормадан уннан бер градуска гына булса да аерылып торса, бу аномалия буламы? Фән күзлегеннән караганда, әгәр уртача айлык температура нормадан уртача квадрат тайпылуга караганда аерыла икән, без моны аномаль ай дибез, кеше моны аңламый, шуңа күрә без аңлатабыз: күрсәткеч нормадан биш градуска тайпыла икән, бу аномалия дип санала.
Әгәр дә куркыныч һава торышы турында сөйләсәк, нормадан + 9 градуска тайпылу биш тәүлектән артык тоткарланса, шәһәрлеләрне аномаль эссе һава торышы турында кисәтергә мөмкин. Бу чыннан да куркыныч күренеш һәм аның белән бәйле Гидрометүзәк штормлы кисәтү чыгара, ул сайтта бастырыла һәм ММЧ аша тарала. Шуңа күрә без мондый кисәтүне укыйбыз икән, димәк, моның өчен барлык нигезләр дә бар.
Димәк, бу җәйне коры дип санарга мөмкин?
Т.А.: Шулай ук әлеге сорау да бер мәгънәгә генә ия түгел. Әйтик, июль аенда явым-төшемнәр күләме шактый булды: бер ай эчендә 81 мм явым-төшем, ә норма 60 мм. Гадәти шәһәр кешесеннән бу июльне яңгырлы булдымы, дип сорасалар, ул шактый коры булды, дип җавап бирәчәк. Бу глобаль җылынуга бәйле рәвештә явым-төшем режимы үзгәрү белән аңлатыла.
Әлбәттә, авыл хезмәтчәннәре өчен яңгырның җәдвәл буенча явуы һәм иген кырларын чылатуы яхшы. Ләкин хәзер ун тапкыр уртача күләмдә яуган яңгыр урынына алмашка ешрак берничә тапкыр, әмма көчле итеп яуган яңгыр килә. Июльдә дә явым-төшемнең күп өлеше өч көнгә туры килде: ике тапкыр ай башында, берсе азагында.
Т.А.: Юк, һәр җәй мондый була алмый. Әлбәттә, температура күтәрелүгә гомуми тренд бар, ләкин шул ук вакытта чагыштырмача салкынча аралык ба күзәтелә. Моңа йогынты ясый торган берничә фактор бар. Ләкин чиста климатик яктан – әйе, безнең киңлек зонасында һава температурасы шундый нык күтәрелә.
Һава температурасы күтәрелүнең төп сәбәбе дип сез глобаль җылынуны атадыгыз. Аның нәтиҗәләрен без кыш көне генә күзәтә алабыз дигән фикер бар, бу алай түгелме?
Т.А.: Әйе, кайбер кеше хәзер тун сатып алуның мәгънәсе юк, чөнки безнең Татарстанда еврокыш, ди. Чыннан да, глобаль җылыну нигездә җылы кышлар хисабына чагыла дип санала иде. Шуңа да карамастан, узган кыш үзенең рус характерын күрсәтте. Әгәр континентальлекне бер ел буенча бәяләсәк, быел бездә кискен континенталь климат күзәтелә.
Гомумән, глобаль җылынуга бәйле рәвештә атмосферадагы барлык процессларны үзгәртеп кору бара: циркуляция үзгәрү, явым-төшем микъдары арту һәм башкалар. Бу басым төшү аркасында килеп чыга – шундый тенденция бар. Шул сәбәпле, циклоннар безгә ешрак киләчәк, чөнки циклон – түбән басым өлкәсе. Ә циклоннар явым-төшемнәрне йөртә. Глобаль җылыну аркасында аларның хәрәкәт траекториясе үзгәрә, явым-төшемнәр җир шары буйлап тарала. Иң аянычлысы шунда: мондый үзгәрешләр вакытында явым-төшем һәрвакыт күп булган урыннарда арта бара. Ә инде сизелерлек кытлык булган урында явым-төшем тагын да азрак булачак.
Кешеләргә моңа яраклашырга гына каламы?
Т.А.: Әйе, корылык очракларын өйрәнү безне җайлашырга мәҗбүр итә. Кешелек дөньясына, гомумән, климатның глобаль җылынуы белән көрәшү мәгънәсез, чөнки бу механизм инде җибәрелгән, һәм аны туктату мөмкин түгел. Чөнки антропоген факторлардан тыш, табигый фактор да бар, аның белән көрәшү мәгънәсез. Кеше эшли алган бердәнбер әйбер – җайлашырга, һәм дөнья дәрәҗәсендә – тормыш эшчәнлегенең тискәре нәтиҗәләрен минимальләштерергә тырышырга.
Җайлашуга килгәндә – агротехнологияләргә максималь игътибар бирергә кирәк. Мәсәлән, быел игенчеләрнең уңышны югалтулары фаразлана, дип исәпләнә. Әмма коры җәйнең потенциаль ихтималын күздә тотсак, технологияләр кулланырга мөмкин иде – мәсәлән, туфракта дым тоткарлау. Моның өчен билгеле бер чаралар бар: тырмалау, яшел ашламалар сөрү һәм башкалар. Моннан тыш, явым-төшем җитмәү куркынычы янаган яисә югарырак булган территорияләр өчен сугаруның ясалма ысулларын да карарга мөмкин.
Т.А.: Мәңгелек туң эри, шулай ук парник газлары да бушатыла. Асылда, бу сазлыкларны эретә. Моннан тыш, глобаль җылыну һәм җир шарында температура күтәрелгәндә, атмосферага күбрәк су пары эләгә, ә бу инде парник газы. Шулай итеп, безнең атмосферада парник газлары саны артканнан-арта бара. Хәтта әгәр кешелек дөньясы хәзер теләсә нинди хуҗалык эшчәнлеген туктатса да, тренд аска китмәячәк.
Галимнәр киләчәк климатын модельләштерергә тырыша, хәзер дүрт төп модель булдырылган, алар вакыйгалар үсешенең берничә сценариен күздә тота. Мәсәлән, әгәр кешелек дөньясы хәзер углеводородлардан баш тартса, берни дә яндырмаячак. Кешелек шулай ук углеводородларны куллануны арттырачак, дигән сценарий бар. Бу сценарийлар барысы да һава температурасы артуга китерә.
Шуңа күрә глобаль җылынуны туктату мөмкин түгел, әмма антропоген йогынтыны минимальләштерү, җылыну темпларын көчсезләндерү һәм безнең планетаны дәвамлы чорга саклап калу мөмкин.
Ә соңгы елларда Казанда ничә градуска җылынган?
Т.А.: Соңгы 200 елда Казанда һава температурасы 4,5 градуска күтәрелде. Бу бик күп! Чагыштыру өчен, климат буенча Париж килешүе нигезендә, дәүләт башлыклары 2100 елга кадәр температураны 1,5 градуска күтәрмәскә, моның өчен көч куярга карар кылган.
Ә төньяк белән көньяк гомумән урыннары белән алышына аламы? Сез инде Казанда май аенда Кырымда июль аена караганда җылырак булган дип әйткән идегез.
Т.А.: Юк, алай булмас. Хәзер Казан шартлы рәвештә көньякка таба хәрәкәт итә дип бәяләр китерергә тырышалар. Безнең климатны Саратовның климаты белән чагыштырырга мөмкин. Әмма бездә һәркайда интенсив җылыну бара, һәм аеруча үзенчәлек шунда ки, глобаль җылыну картасын күз алдына китерсәк, киңлек никадәр югарырак булса, глобаль җылыну шулкадәр югарырак. Ягъни экваторда ул минималь күренә, ә төньякта без куркыныч темпларны күзәтәбез. Шулай итеп, әгәр экватор белән полюс арасында ачык контраст булса, якын арада ул кечерәячәк.
Гомумән, температура арасындагы аерма басымдагы аермага китерә, ә бу, үз чиратында, җил килеп чыгуга китерә. Элек казанлылар, иртәгә нинди һава торышы булачагын аңлар өчен, Мәскәүгә карый иде. Бу эшли иде, чөнки атмосферада көнбатыш күчеше өстенлек итә. Әмма хәзерге вакытта меридианаль процессларның кабатлануы, ягъни төньяктан көньякка таба баручы процессларның кабатлануы өйрәнелә. Һәм бу да глобаль җылыну нәтиҗәсе.
Тимур Ринат улы, быел шулкадәр табигый катастрофалар күп: янгыннар, су басулар... Хәтта Казанда да нәтиҗәләр сизелә. Бу күренешләрнең бәясе нинди?
Т.А.: Һәр локаль очрак турында бу ниндидер бер процессның нәтиҗәсе, дип әйтү дөрес түгел. Янгыннар корылык аркасында килеп чыга. Гомумән, урман янгыннары – бик типик күренеш. Аларга хәзер җилләр розасының Россиянең Европа территориясенә яну продуктларын кертүе аркасында күп игътибар ителә, һәм бу гомуми игътибарны җәлеп итте. Казанга яну продуктлары Мордовиядәге урман янгыннарыннан килгән. Өстәвенә, соңгы көннәрдә атмосферада антициклональ һава торышы хөкем сөрә. Ягъни һава массалары өскә түгел, ә аска таба хәрәкәт итә.
Шуңа күрә безгә Мордовиянең яну продуктлары кергәч, моңа транспорт, сәнәгать предприятиеләре чыгарулары өстәлде, һәм шәһәр өстендә төтен барлыкка килде. Бу һәлакәт түгел, бу элек тә шулай ук булган табигый аномалияләр, мәсәлән, 2016, 2010 елларда.
Су басуга килгәндә – атмосферада дым бүленә. Циркуляция механизмы шулай эшләде ки, билгеле бер территориягә күп санда явым-төшем, циклоннар китерде. Бу күренешләрнең барысында да гомумиләштерүче фактор юк, монда һәр очракта бик күп факторлар роль уйный.
Т.А.: Кешеләр еш кына фаразның иң гади критерий буенча тормышка ашмавы хакында фикер йөртә: яңгыр вәгъдә иткәннәр икән, ә аның булмавы. Ләкин эш шунда ки, явым-төшем – ешрак локаль күренеш. Без бик зур төбәкне яки хәтта ике-өч төбәкне йөз километр болытлы массалар ябып торганда, катлаулы явым-төшемнәр турында сөйләшмибез.
Җәен явым-төшем конвекциядән чыгып формалаша. Шартлы рәвештә әйткәндә, нинди дә булса сулыктан интенсив парлану чыга, һәм янәшәдә генә бу явым-төшем буларак төшәргә мөмкин. Алар шәһәр янында да, шәһәрнең бер районында да узарга мөмкин. Шуңа күрә җәй көне яңгыр фаразлау – бик рәхмәтле эш түгел. Әгәр дә синоптик явым-төшемнең хәвефле төшүен күрә икән, әлбәттә, ул моны фаразга кертә.
Күптән түгел федераль массакүләм мәгълүмат чараларында Татарстанда халыкны торнадо белән куркытканнары турында мәгълүмат таралды. Бу фараз каян барлыкка килгән һәм ни өчен ул тормышка ашмаган? Эш шунда ки, синоптиклар мондый өермә барлыкка килү өчен уңай шартларны күргән. Тик бездә бу алай ачык күренмәде, чөнки атмосфера фронты безнең территория аша төнлә үтте. Безгә бәхет елмайды – төнлә салкынрак булганга, бу өермә барлыкка килә алырлык температура контрастын бирмәде.
Ә синоптиклар фаразларының төгәллеге нинди?
Т.А.: Кыска сроклы фаразларның төгәллеге 95% к-а кадәр тәшкил итә. Гомумән, метеорологларның алдан күрү чиге бар. Кайбер интернет-басмалар һава торышының 10 көнгә алдан фаразын бирә, бу бик үк дөрес түгел, чөнки өч тәүлеккә фараз һәрвакыт югары аклануга ия, биш тәүлеккә азрак һәм бер атнага бу бик тупас. Шуңа күрә сезгә бер атнадан, ике атнадан нинди һава торышы булачагы турында сөйләсәләр, ышанмагыз.
Синоптиклар төзи торган озак сроклы фаразлар катгый аңлатмага ия. Аларда беркайчан да мондый мәгълүматлар китерелми: беренче атнада кар яуса, икенче атнада яумаячак. Анда температураның нормадан югарырак яки түбәнрәк булуы турында гына еш әйтелә. Мондый фаразларның аклануы 60%-тан бераз югарырак. Алар фаразлана торган чорга якынрак төзелә – мәсәлән, кышның нинди булачагын без октябрьдән дә иртәрәк әйтә алмыйбыз. Хәзер теләсә кайсы синоптиктан, шул исәптән РФ Гидрометеоүзәге җитәкчеләреннән дә, кыш турында сорау алу файдасыз.
Казанда күпме метеостанция бар һәм фаразлар формалаштыру өчен алар җитәме?
Т.А.: Фаразлар төзү өчен метеомәгълүматның төп чыганаклары – Сыртланова урамы янындагы «Казан» метеорология станцияләре, КАПОдан ерак түгел «Казан-сокол» һәм аэропорт территориясендә. Моннан тыш, тагын берничә метеодатчик бар.
Әмма метеорологларга һава торышын фаразлау өчен хәзер һава торышының конкрет ноктада нинди булуы мөһим түгел. Безгә гаять зур территорияләрне күрергә кирәк. Метеорология – барлык илләр, станцияләр санына һәм аларның космик группировкага ия булу-булмавына карамастан, мәгълүмат алмашуда катнаша торган өлкә. Әлеге мәгълүматлар картага төшерелә һәм Бөтендөнья метеорология оешмасы катнашучылары булган барлык илләргә бирелә. Безнең бер ноктадан булган мәгълүматлар дөньядагы синоптик вәзгыятьне төзүгә һәм күзаллауга йогынты ясаячак.
Фото: Денис Гордийко, КФУ сайты