Казан марафоны тәҗрибәле спортчыларны һәм үзенең беренче адымнарын ясаучыларны берләштерәчәк
TIMERKIDS һәм TIMERBABY балалар узышлары 2 майда Казан марафоны кысаларында узачак.
TIMERKIDS – 3 яшьтән 10 яшькә кадәрге балалар өчен көрәш. Яшь йөгерешчеләр 300 яки 600 метр дистанцияне уза алачак.
Иң кечкенә катнашучылар өчен – 4 айдан 3 яшькә кадәр – TIMERBABY оештырыла. Дистанция 40 метр тәшкил итә: сабыйлар йөгерергә дә, беренче җиңүләренә үрмәләргә дә мөмкин.
Гаилә стартларына теркәлү проектның рәсми сайтында ачылды, дип хәбәр итә оештыручылар.
Исегезгә төшерәбез, 2025 елда TIMERMAN Татарстан башкаласында берничә спорт вакыйгасы уздырачак. 3 майдан 4 майга кадәр шәһәрдә Казан марафоны җәелдереләчәк.
Чара алдыннан Казансу ярында яңа йөгерү экоюлы салачаклар, ул «УРАМ» экстрим-паркын һәм Ленин дамбасын тоташтырачак.