Табиб шулай ук салкын суга керү тыелган кешеләргә нәрсә эшләргә кирәклеген җиткерде
Фото: Денис Гордийко
Әлбәттә, кирәк. Әзерләнмичә бәкегә керү куркыныч. Бу хәтта иң сәламәт кешенең дә организмын какшатырга мөмкин. Әлеге чарага алдан, хәтта ике-өч ай кала әзерләнергә кирәк. Бу өйдә дә эшләнергә мөмкин: контраст душ керегез һәм су температурасын әкренләп төшерегез.
Бөтен кешегә дә, хәтта әзерлек үткәрелгән очракта да, салкын суга керергә ярамый. Булган чирләрне катлауландырмас өчен кайбер кешеләргә бу бөтенләй тыела. Аларга йөрәк-кан тамырлары системасы белән проблемалары булган пациентлар керә, ягъни югары кан басымы, йөрәк авырулары яки аритмия. Шикәр диабеты, бронхо-үпкә аппараты һәм үзәк нерв системасы авырулары, мәсәлән, эпилепсия белән авыручыларга суга чумарга киңәш ителми. Хроник һәм сидек-җенес авырулары булган кешеләр өчен коену шулай ук куркыныч.
Әлеге чарада катнашырга теләгән, ләкин су керергә ярамаган кешеләргә нәрсә эшләргә?
Православие табиблары җәмгыяте бозлы суга чуму урынына контраст душ керергә тәкъдим итә. Шулай итеп, ритуалны өйдә сәламәтлек өчен куркынычсызрак итеп үткәрергә мөмкин. Мин моның белән килешәм, бу кеше һәм аның иминлеге өчен күпкә яхшырак булачак.
Авырмас өчен суга чумудан соң нәрсә эшләргә?
Суга чуму өчен уңайлы аяк киеме, мәсәлән, резин тапочкалар алырга кирәк. Зур сөлге, кайнар чәй белән термос һәм таеп егылмас өчен резин келәм кирәк булачак. Кеше судан чыккач, аңа шунда ук коры сөлгегә төренергә һәм тулысынча сөртенергә кирәк. Халыктан салкында озак тормауларын, җылы бүлмәдә яки транспортта ышыклануларын сорыйм. Аннары киемнәрне алыштырырга һәм җылы оекбаш кияргә, үләннәр белән кайнар чәй эчәргә кирәк. Салкында ерак араларга бармаска кирәк.
Су кергәннән соң кешенең башы әйләнергә яки йөрәге авыртырга мөмкин, шуңа күрә мин мондый чараларга махсус җиһазландырылган урыннарда гына барырга киңәш итәм. Мәйданчыклар янында һәрвакыт табиблар һәм Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәте кизү тора, алар беренче ярдәм күрсәтәчәк һәм бәхетсезлек очракларын булдырмаячак.
Исегезгә төшерәбез, Казанда суга чумылдыру йолалары биш урында оештырылачак:
Борисково урамы, 54 (Югары Кабан күле);
Ферма шоссесы, 1 (Югары Кабан күле, кафе янында);
Красная Горка торак массивында Идел буе урамы, 32 (Идел елгасы, Николай Чудотворец гыйбадәтханәсе янында);
Савиново торак массивында 5 нче Кадыш урамы, 12 (Изге Мәрьям Анасы иконасы чиркәве янында «Живоносный источник» часовня-купелендә);
Федосеев урамы, 49 (Изге Преподобная Бөек газап чигүче Евдокия гыйбадәтханәсе янындагы купель).
18 нче гыйнвардан 19 нчы гыйнварга каршы төндә шәһәрдә бәйрәм чаралары һәм төнге гыйбадәтләр планлаштырылган. Дога укыганнан соң барлык гыйбадәтханәләрдә һәм кайбер сулыкларда суны изгеләндерү йоласы башкарылачак.
Фото: Денис Гордийко, Марат Мөгыйнов