Төнлә температура +5-7 градус булачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 11-нче апрель). 12-нче апрель җомга көнендә алмашынучан болытлы һава торышы булачак, явым-төшемнәр фаразланмый, дип җиткерә синоптиклар. Шулай итеп, төнлә температура +5-7 градус булачак. Көньяк-көнбатыштан талгын җил исүе көтелә.
12-нче апрельдә көндез термометр баганалары +13-15 градуска кадәр күтәреләчәк. Җил төньяк-көнчыгыштан талгын булачак.
Тулаем Татарстан буенча алмашынучан болытлы һава торышы көтелә, явым-төшемсез, төньяк-көнбатыштан талгын җил исәчәк. Көндез шулай ук явым-төшемнәр көтелми. Көндез урыны белән бераз яңгыр явачак, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе. Көньяк-көнбатыштан төньяк-көнчыгышка таба күчүче талгын җил фаразлана. Төнлә һава температурасы 2-7 градус җылы булачак, көндез һава +11-16 градуска кадәр, көньякта +20 градуска кадәр күтәреләчәк.