В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Бәйрәм иллюминациясен бүген 17:00 дән 23:00 гә кадәр күрергә мөмкин
Татарстан Республикасы флагы көнендә Казан телеманарасында бәйрәм яктырткычын кабызачаклар. Корылма яшел, ак һәм кызыл төскә буялачак.
Тематик иллюминацияне бүген 17:00 дән 23:00 кә кадәр күрергә мөмкин.
Моннан тыш, бәйрәм контентын «Ак Барс Арена» футбол стадионы медиафасадында күрсәтәчәкләр.
Исегезгә төшерәбез, Татарстан флагы – республиканың дәүләт символы, ул халыкның үзенчәлеген һәм традицияләрен чагылдыра.
Флаг 1991 елда Татарстан Югары Советы карары белән расланган һәм РФ Дәүләт геральдия регистрына кертелгән.