Конкурс нәтиҗәләре буенча кырык бала сайлап алыначак
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 9 нчы октябрь). 9-15 яшьлек балалар «Апуш» театр студиясе кастингында катнаша ала.
Сайлап алу турында укучыларга җыр яки бию башкарырга, шигырь сөйләргә туры киләчәк. Нәтиҗәләр буенча 40 бала сайлап алыначак, алар студиягә бушлай йөриячәк. Аларны сәхнә сөйләме һәм хәрәкәте, актерлык осталыгы һәм җырларга өйрәтәчәкләр (дәресләр татар телендә узачак).
Кастинг 22 нче октябрьдә 12:00-16:00 сәгатьләрдә «Мәскәү» мәдәният үзәгендә Академик Королев урамы, 47 адресы буенча узачак.
Катнашу өчен гаризалар teatrstudio_kzn@mail.ru электрон почтасына кабул ителә, баланың фамилиясен, исемен, әтисенең исемен, яшен, ата-ананың контакт телефонын күрсәтергә кирәк. Мәгълүматны +7(927)032-22-85 (Фәйзрахманова Алия Госман кызы) телефоны буенча төгәлләргә мөмкин.
«Апуш» татар балалар театр студиясе Казан Мэры патронажы астында эшли. Бүгенге көндә «Сәйдәш», «Чулпан» мәдәният үзәкләрендә һәм Ленин исемендәге мәдәни-ял комплексында 100 гә якын бала шөгыльләнә. 1 ел дәвамында студия дүрт спектакль чыгарды, «Театраль Идел буе» балалар һәм яшьләр театр коллективлары фестивалендә һәм «Поколение БУДУщего» II бөтенроссия балалар театр коллективлары фестивалендә җиңүче булды.