Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
11.04.2022, 15:35

Тинчурин театры «Менә сиңа куш кулым» инклюзив бәби-спектаклен тәкъдим итә

Спектакльдән соң балалар актерлар белән бергә киңлекне һәм реквизитны өйрәнү өчен сәхнәгә чакырылачак.

Фото: Тинчурин театры матбугат хезмәте

(Казан шәһәре KZN.RU, 11 нче апрель). 16 нчы апрельдә Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында режиссер Алмаз Садриевның «Менә сиңа куш кулым» инклюзив бәби-спектакле премьерасы була. Проектның кураторы – театрның баш режиссеры Туфан Имаметдинов.

«Менә сиңа куш кулым» – нәниләр өчен социаль театр форматындагы музыкаль спектакль. Спектакльнең герое – кул чуклары булмаган музыкант. Аның белән бергә Тинчурин театры актерлары да уйный. Спектакльдән соң балалар актерлар белән бергә киңлекне һәм реквизитны өйрәнү өчен сәхнәгә чакырылачак.

Спектакльдә төп рольне башкаручы – кул чуклары булмаган виртуоз-пианист Алексей Романов. Алексей тумышы белән Татарстаннан – Яшел Үзән балалар йортында тәрбияләнгән, аннары аны бер гаилә тәрбиягә алган. Алексей туганда ук кул чукларсыз туа, 15 яшендә виртуоз пианист була һәм хәзер бөтен дөнья буенча чыгыш ясый. Спектакльдә Алексей актер һәм музыкант ролен башкара, дип хәбәр итә Тинчурин театрының матбугат хезмәте.

Спектакль 2 яшьтән 7 яшькә кадәрге балалар өчен исәпләнгән. «Алексей тарихы аша без кечкенә тамашачыларны һәм аларның ата-аналарын гадәти һәм үзенчәлекле кешеләргә бүленеш булмаган дөнья турындагы күзаллауларга җәлеп итәргә телибез. Физик мөмкинлекләре чикләнгән артистның катнашуы балаларда толерантлык формалаштыруга һәм дөнья турында күзаллауны киңәйтүгә ярдәм итсә иде», – ди спектакльнең режиссеры Алмаз Садриев.

Бәби-спектакльнең авторы Алмаз Садриев – Казандагы Small Art бәйсез театры җитәкчесе һәм режиссеры, Россиядә бәби-театр флагманы, «Алтын битлек», «Халыкара зур балалар фестивале», «Арлекин» кебек фестивальләрдә бәби-спектакльләр белән катнашкан. Ул «Бэби-лаб»ны, бәби-театр өлкәсендә һөнәри театрны үстерү милли программасын тәмамлаган, Small Size Европа бәби-театрлары ассоциациясе һәм Халыкара балалар театры ассоциациясе әгъзасы, Россиядә һәм бәби-биенналеда Small Size Days халыкара фестивальләрен оештыручы, нәни тамашачылар өчен «Калабала» башкару сәнгате ассоциациясе җитәкчесе булып тора.

Проект Мәдәни инициативаларның президент фонды ярдәмендә тормышка ашырыла. Инклюзив бәби-спектакль «Солнечный круг» ятимнәргә һәм балалар йортларын тәмамлаучыларга ярдәм итү фондының, нәни тамашачылар өчен «Калабала» башкарма сәнгать ассоциациясенең һәм К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрының иҗат коллорациясе нәтиҗәсе булып тора.

Барлык яңалыклар